Мәскәү өлкәсенең Иске Купавна авылындагы әлеге үзәкнең тантаналы ачылышында Россия мөфтиләре Советы рәисе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин, гарәп-мөчелман дөньясының дипломатик миссиясе вәкилләре, җирле рәсми затлар катнашты.
“Элек-электән мөселман гыйбадәт йортлары – рухи гына түгел, ә иҗтимагый, белем бирү һәм мәдәният үзәге урыны да булган. Ул рухи бөтенлеккә омтылган төрле милләт һәм һөнәр ияләрен берләштереп торган. Мондый үзәкләрне ачу – ул Мәскәү җирендә тынычлык дигән сүз. Нәкъ менә монда дуслык һәм тынычлыкка, бер-берең белән килешеп яшәүгә, кече күңеллелеккә чакырып, вәгазьләр укылачак”, - диде Равил Гайнетдин.
Тантаналы ачылыштан соң яңа мәчеттә җәмәгать намазы укылды. Экскурсия уздырылды һәм кунаклар, тантанада катнашучылар өчен сый оештырылды, дип хәбәр итә Ансар.ру.