Мөселман яшьләре: фестивальдән форумга

16-23 июль көннәрендә бабаларыбыз Ислам кабул иткән тарихи Болгар җирендә II Мөселман яшьләре форумы узачак.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 12

16-23 июль көннәрендә  бабаларыбыз Ислам кабул иткән тарихи Болгар җирендә II Мөселман яшьләре форумы узачак.



Иртәгә, 12 июль сәгать 11.00дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында II Мөселман яшьләре форумына багышланган пресс-конференция була.



Беренче мөселман яшьләре форумында Башкортстан, Кырым республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән 80гә якын делегат катнашты. Программада дин әһелләре һәм галимнәр белән очрашулар, кызыклы мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм экскурсияләр бар иде.



Быел мөселман яшьләре җыенында 18-30 яшьтәге 120гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Гаризалар Татарстан, Башкирия, Чувашия Республикаларыннан, Киров өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округыннан, Удмуртия, Пенза, Челябинск, Мәскәү, Кырымннан килеп иреште.



Чара мөселман яшьләрен берләштерүгә, алар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан, ватандашларыбызның рухи бердәмлеген ныгытуга, шулай ук егетләрдә һәм кызларда социаль, дини активлык, белемгә омтылуны тәрбияләүгә юнәлтелә.



Быел да яшьләрне эчтәлекле лекцияләр, мастер-класслар, очрашулар һәм тренинглар көтә. Махсус кунак - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нәселеннән саналган хәдисләр белгече Габдрәхим Лакрим. Казан һәм Болгар шәһәрләре буйлар экскурсия оештыру да планлаштырыла.



Ачылыш 16 июль көнне сәгать 12.30да Диния нәзарәтенең яңа бинасында урнашкан конференц-залда  була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе