Мөселман дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге Казанда чыкты

Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар килгән иде.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 24

Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар килгән иде.



Каюм Насыйриның Казандагы музей йорты директоры Рушания Шәфигуллина сүзләренчә, моңа кадәр КФУда һәм Россия ислам институтында китап белән таныштырганнар.





Басма үзе 2 томнан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Казан Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Икенче том Каюм Насыйриның “Казан Шәриф” басмасына нигезләнеп төзелгән сүзлекне тәшкил итә. Ул “Мифтах әл-Коръән” дип атала. Әлифба тәртибендә төзелгән сүзлектә 46,2 мең сүз теркәлгән. Аларның югарыда телгә алынган “Кәлим Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы сәхифәләрдә урын алганлыгы да күрсәтелгән. Татар галиме төзегән әлеге хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданссүзлеге  булып тора.  (Конкарданс сүзлек - сүзләрнең мәгънәсен һәм конкрет текстта ничек кулланылганын күрсәтүче сүзлек). К.Насыйрига кадәр “Калим Шәриф” бүлекләргә бүленмәгән һәм бит саннары да куелмаган булган. Галим исә изге китап битләренә саннар куйган. Шулай ук сүзлек аерым бүлекләргә (бабларга) бүленгән. Аларның саны — 28. Баблар, үз чиратында 160 бүлекчәләргә бүлеп күрсәтелә.



“Әлеге хезмәтләр ислам дөньясында, исламны өйрәнүдә искиткеч зур мәртәбәгә ия. Ул  Коръәннең мөселман дөньясында язылган беренче сүзлеге. Бу хезмәткә без зур игътибар бирдек, зур көч куйдык. Бу кулъязма 130 ел дәвамында якты дөнья күрмәгән дияргә мөмкин. Язылып бетеп, бер гасырдан артык вакыт узгач кына ул бастырып чыгарылды”, - диде Рушания Шәфигуллина. Аның сүзләренчә, Каюм Насыйри әлеге хезмәтен 70 дән артык фәнни эшләре арасында, иң олысы дип билгели. Ул аны 4 ел язган.



Россия ислам институты өлкән укытучысы Резеда Сафиуллина бу хезмәтнең табылуын искиткеч уңыш, аның әһәмияте, һичшиксез, зур диде. “Үзебезнең нинди байлыкка ия булуыбызны һәм кем булуыбызны аңлар өчен читтән карарга кирәк. Бу китапны беренче тапкыр тәкъдим итү чараларыннан соң күпме вакыт үтте, тик без әле һаман да аның кыйммәтен аңлап бетерә алмыйбыз. Бу — революцион ачыш”, - диде ул.





Китап татарларга хас яшел төсле тышлыкта эшләнгән. Анда ярты агач рәсеме сурәтләнгән. Әгәр дә ике басманы бергә янәшә куеп карасаң, алар бербөтен агачны тәшкил итә.



Басмалар 100 данә тираж белән, фермер Марат Бәхтияровның матди ярдәмендә басылган. Китаплар белән республиканың зур китапханәләрендә танышырга мөмкин, дип яза Татар-информ.  



http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/23/122276/

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе