Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова үзенә асрауга Луганск шәһәреннән начар ишетә торган алты баланы алачак.
«Якын арада без тагын алты бала алырга ниятлибез. Аларның барысы да Луганск шәһәреннән. Хәзерге вакытта балаларны алу өчен килештерү эшләре алып барыла. Ул балалар хәзер Дондагы Ростов шәһәрендә», — дип аңлатты Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.
Мәликә Гыйльметдинова әйтүенчә, балаларга 10-15 яшь. «Хәзер аларга Россия Федерациясе гражданлыгын алырга кирәк, документ эшләрен җайлау бара. Аларга урын әзерләп куйдык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Ул балалар Мәликә ханымны әни дип йөртә. Бүгенге көндә „Ярдәм“ фонды начар күрүчеләрне, начар ишетүчеләрне, дцп диагнозы белән авырган, инвалид-коляскада йөргән кебек сәламәтлеге чикле булган кешеләргә махсус пансионатларыбыз бар. Аның берсе Балтач районы Бөрбаш авылында (анда күп балалы гаиләләрдән килгән малайлар тәрбия ала), икенчесе — „Сөләйман“ комплексында булачак», — диде Илдар Баязитов.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar