- Татар халкының зур галиме, милли-дини архитектура тарихын өйрәнүдә юл яручы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Хаҗи улы Халитов вафаты мөнәсәбәте белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән тирән хәсрәтебезне белдерәм. Хаҗи улы Ниязның гаиләсе, якыннарының кайгысын уртаклашкан хәлдә, Аллаһ каршында галимнең берничә дистә еллык эчтәлекле фәнни хезмәте, иҗтиһады, күркәм шәхси әхлагы кабуллардан булып, Ахыйрәттә бәхетле язмышына сәбәпче булса иде диеп догаларыбызны кылып Аллаһ Раббыбыздан сорыйбыз, - диелә кайгынамәдә.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.