“Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы, архитектор Нияз Халит вафат

Аны мөселман дини йортлары, татар архитектурасы тарихының уникаль белгече булды дияргә була. 80 нче елларда Казан шәһәрендә татар агач һәйкәлләренә, Татар бистәсенә багышланган китабы белән танылды. Ул һәр йортка шәхсән үзе барып, архитектура үзенчәлекләрен өйрәнеп йөрде. 80 нче еллар азагында күп белгечләр, шул исәптән минем өчен дә үзенә күрә бер дәреслек булган монография авторы булды. Казан архитектурасы өлкәсендә әллә ни белүчеләр юк иде. Ул шулай ук 19 нчы гасыр ахыры – 20 нче гасыр башында Казанда йортларны, болдырларны, коймаларны бизәүдә төрле артефактларга багышланган хезмәтнең автордашы булды.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 08. Фото:realnoevremya.ru

Архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат. Бу хәбәрне a href=http://tatar-inform.tatar/>“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Нияз Халитовның улы Рәйхан раслаган.

Нияз Халитов 1950 елда туган. Ул – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган.

Июнь аенда исә Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулады.

"Нияз Халит мөселман дини йортлары архитектура тарихының уникаль белгече булды дияргә була", - дигән Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Салихов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Ул бик талантлы, мәчетләр архитектурасының бик яхшы белгече иде”, - дип, Радик Салихов аның китаплар авторы булуын билгеләп узды.

“Аны мөселман дини йортлары, татар архитектурасы тарихының уникаль белгече булды дияргә була. 80 нче елларда Казан шәһәрендә татар агач һәйкәлләренә, Татар бистәсенә багышланган китабы белән танылды. Ул һәр йортка шәхсән үзе барып, архитектура үзенчәлекләрен өйрәнеп йөрде. 80 нче еллар азагында күп белгечләр, шул исәптән минем өчен дә үзенә күрә бер дәреслек булган монография авторы булды. Казан архитектурасы өлкәсендә әллә ни белүчеләр юк иде. Ул шулай ук 19 нчы гасыр ахыры – 20 нче гасыр башында Казанда йортларны, болдырларны, коймаларны бизәүдә төрле артефактларга багышланган хезмәтнең автордашы булды. Бу китапны әлегәчә вуз мөгаллимнәре, экскурсоводлар үз эшендә файдалана. Нияз Халитов үз халкының патриоты дияргә була. Аны барлык өлкәләр кызыксындыра иде, архитектура гына түгел, мәдәният, иҗтимагый эшчәнлек белән дә кызыксына иде”, - дип сөйләде Радик Салихов.

Әңгәмәдәш галимнең Казан Кремлен ЮНЕСКО исемлегенә кертүдәге өлешен дә билгеләп үтте һәм аның озак еллар “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директорының фән буенча урынбасары булып эшләгәнен әйтте. “Нияз Халитов Казан Кремлен реконструкция һәм реставрацияләү концепциясенә саллы өлеш кертте. Без һәм туристлар хәзер шул Казан Кремле ансамбле белән сокланып йөрибез. Казан Кремлен ЮНЕСКОның матди мирасы исемлегенә кертү инициативасы чыккач, аның тәкъдимнәренең берсе шул булды: Казан Кремле корылмаларына Урта гасыр татар ныгытмалары планировкасы хас булырга тиеш, әнә шул фикерне алга сөрде”, - диде Радик Салихов.

“Мин аны бүгенге дөньяның күренекле татар галимнәренең берсе дип саныйм. Аның гомере өзелү – безнең фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту”, - дип белдерде Радик Салихов.

Әңгәмәдәш соңгы аралашуларының яз көне булганын әйтте. “Бездә соңгы берничә ел эшләмәде, шуңа соңгы вакытта тыгыз аралашмадык. Шулай да, Тукай дәүләт премиясенә дәгъва кылганда, аны тәкъдим итүдә булышкан идек”, - диде.

a href=http://tatar-inform.tatar/>“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе