Әлмира Әдиатуллина: “Әгәр балаларыбызны лаеклы итеп үстермәсәк, гомеребезне бушка үткәргән булырбыз”

Башка көннәрдәге кебек үк, кичә дә Казанның “Ярдәм” мәчете чатырында ифтар – авыз ачу мәҗлесе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 14

Башка көннәрдәге кебек үк, кичә дә Казанның “Ярдәм” мәчете чатырында ифтар – авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Гадәттәгечә, аны күренекле тамада Гамил Нур алып барды. Аның кулында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәйсәсе, танылган журналист Әлмира апа Әдиатуллинаның (Һәдия) “Гомерләр кайтавазы” дигән китабы иде.

“Әле күптән түгел генә “Зур Казан” типографиясе Әлмира апаның “Гомерләр кайтавазы” дигән китабын бастырып чыгарды. Әлмира апаның бу китабында Бөек Ватан сугышында данлыклы хатын-кызларыбызның батырларча сугышуы тасвирлана. Ут күршебез Башкортстаннан килеп, үз бәхетен Татарстанда тапкан, үзенең гомерен гүзәл затларның бәхете өчен көрәшүгә багышлаган Әлмира апаның мәҗмугасы инде таралып та бетә язган”,-дип сөйләп китте Гамил Нур һәм халыкка әлеге китапны күрсәтте. Аннары ул Әлмира апаның үзенә дә сүз бирде.

“Җәмәгать, бу китапны бастырып чыгару өчен шактый тырышырга туры килде. Менә карагыз әле сез бу өстәлләргә! Нинди генә ризыклар юк биредә! Аларны хәтта алдыбызга китереп куючы волонтер егетләр һәм кызлар да бар. Ифтар мәҗлесләре “Ярдәм” мәчетендә халыкка бик зур хөрмәт һәм ихтирам белән үткәрелә, көн саен биредә меңнән артык кеше авыз ачу мәҗлесендә катнаша. Моның өчен мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм аның ярдәмчеләренә без бик рәхмәтле. Без киләчәк буынны әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә үзебезнең кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Әгәр киләчәк буынны лаеклы итеп үстермәсәк, Аллаһы Тәгаләнең ризыгын бушка ашаучылар, гомеребезне бушка үткәрүчеләр булырбыз”,-диде Әлмира апа Әдиатуллина.

- Зур рәхмәт! — Гамил абзый Нур халкына хезмәт итеп, матур кичәләр алып баруы турында аңлыйбыз. Аның профессиональлек дәрәҗәсе бик югары! https://vk.com/gamilnur

-


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе