Мисал өчен, быел Әхмәдхади Максудиның "Восточная логика", Сираҗетдин әл-Газнәви әл-Һиндинең "Толкование акыды ат-Тахави", имам Шөренбуләлинең татар телендә «Нур әл-Изах» һәм Сәет Әхмәт Баланбуриның гарәп телендә «Мабадиг аль-усуль» китаплары дөнья күрде. Июльдә нәшриятта Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Тафсир Джалялейн» һәм «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния” хезмәтләре басылды.
«Тафсир Джалялейн» – Җәләл әд-Дин әл-Мәхәлли һәм Җәләл әд-Дин әс-Сөети тарафыннан язылган Коръән тәфсире. Бу авторларның берсе - хезмәтен язып бетерергә өлгермәгән мөгаллим, икенчесе - шул тәфсирне 40 көндә тәмамлаган аның атаклы укучысы әс-Сөети. Тәфсирдә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелә, Коръән аятьләре һәм сүрәләрнең иңү сәбәпләре һәм кыраат турында сөйләнә, берничә файдалы хәдис кертелгән. Китап гарәп телендә.
Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» уку әсбабы имам әл-Байкунинең шигъри трактаты тексты һәм Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйни шәрехләре нигезендә әзерләнә. Дәреслектә хәдисләр турындагы фәннең терминологиясе һәм башка аспектларының мөһим мәсьәләләре карала. Ул гади тел белән язылган, аңлаешлы. Китапны хәдисләр турында белем нигезләрен өйрәнә башлаганнарга һәм шушы фән турында төп мәгълүматны, терминнарны үзләштерергә теләүчеләргә тәкъдим итәргә мөмкин. Китап рус телендә.
Бүгенге көндә "Хузур" нәшрият йорты тагын имам Габдрахман Карабашиның "Китабут-таджвид» һәм имам Мөхәммәд Гашыйк Иляһи әл-Барнинең «Тасхиль ад-Дарури» китаплары чыгарырга әзерләнә дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.