“Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлеге китабында гаилә кору, мөселман гаиләсе, гаиләне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Беренче өлештә автор бәхетле һәм бәрәкәтле гаиләнең нигезе иман булуын ассызыклый, һәр гаиләнең Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырлык итеп яшәвен тели.

БӘЙЛЕ
2020 Мар 18

“Хозур” нәшрият йорты Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Күңел бакчасы” дип исемләнгән китабын нәшер итте.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлеге китабында гаилә кору, мөселман гаиләсе, гаиләне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Беренче өлештә автор бәхетле һәм бәрәкәтле гаиләнең нигезе иман булуын ассызыклый, һәр гаиләнең Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырлык итеп яшәвен тели.

Китапның икенче өлешендә Локман Хәким нәсыйхәтләре бәян ителә. Локман Хәким Давыт (г-м) вакытында яшәгән булса да, нәсыйхәтләрендә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә бик актуаль. Алар безне уйланырга мәҗбүр итә, тормышыбызга башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә.

Өченче өлештә автор укучыны үзенең остазлары белән таныштыра. Алар мисалында мөселман гаиләсе, тәрбия, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек темаларны киңрәк ача дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе