Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Балаларга кушарга яраклы исемнәр китабын булдыруны максат итәбез"

"Барысы да тәртипкә китерелде, хәзер исем кушу кенәгәсенә язар өчен шәригатькә муафыйк һәм бүгенге көн таләбенә туры килгән исемнәрне барларга кирәк. Шул ук вакытта тарихи үткәнебезне дә онытмау тиешле, чөнки тарихи исемнәребез бик күп, аларны сакларга кирәк. Менә шуларны искә алып, исемнәрне карау буенча икенче утырышка җыелдык. Хәзерге вакытта китапның яртысына җиттек", - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев бу нисбәттән.

БӘЙЛЕ
2020 Мар 11

Рәҗәб аеның 15 нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Әлеге утырышта Татарстан казыйлары татар исемнәре сүзлеген төзү буенча фикер алышты. Бу мәсьәләнең әһәмиятен билгеләп, Җәлил хәзрәт түбәндәге фикерләрен җиткерде:

– Татар исемнәрен карау буенча бүген казыйлар белән икенче тапкыр җыелдык. Бүгенге көндә балаларга кушарга яраклы исемнәр китабын булдыруны максат итәбез. Бу безнең алдыбызга нилектән шулай мөһим мәсьәлә булып килеп басты соң? Беренчедән, нәзарәт “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не эшләп раслады. Әлеге нигезләмәдә балага исем кушу тәртипләре урын алды. Аннары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты республика мәчетләре өчен никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен әзерләп бастырды.

Барысы да тәртипкә китерелде, хәзер исем кушу кенәгәсенә язар өчен шәригатькә муафыйк һәм бүгенге көн таләбенә туры килгән исемнәрне барларга кирәк. Шул ук вакытта тарихи үткәнебезне дә онытмау тиешле, чөнки тарихи исемнәребез бик күп, аларны сакларга кирәк. Менә шуларны искә алып, исемнәрне карау буенча икенче утырышка җыелдык. Хәзерге вакытта китапның яртысына җиттек. Казыйлардан соң әлеге басманы Голәмәләр шурасы карап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганнан соң, “Хозур” нәшриятына бастырырга тәкъдим итәргә мөмкин булачак.

Киләсе утырышка казыйлар татар исемнәре сүзлеген төзү буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук гарәп һәм фарсы телләре буенча белгечләрне чакырырга килеште. Моннан тыш, казыйлар нәзарәт тарафыннан бастырылып чыгарылачак китапка яңа, матур мәгънәле исемнәрне кертергә, исемнәрне орфографик яктан дөрес язарга, кулланучылар өчен китапны уңайлы итеп төзү буенча тәкъдимнәрен җиткерде дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе