
Шәһәр халкы һәм мәркәзебез кунаклары өчен "Чәй музее" чәйнең берничә дистә төрен тәкъдим итә: әлеге милли эчемлекне яратучылар һәр төрен тәмләп карый алачаклар. Шулай ук музейда милли ризыклар белән сыйлау да күздә тотыла.
Татар халык ашлары нәкъ менә махсус чәй өчен әзерләнә торган камыр ризыкларының күп төрлелеге белән аерылып тора. Татар халкының милли эчемлеген яратучыларны Ш.Мәрҗани урамы, 16/1 йорт адресы буенча "Чәй музее"нда көтеп калалар, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә.