Кайда? Кайчан? Нәрсә? (Татарстан районнары мөхтәсибәтләрендә кышкы каникулда балалар өчен узачак рухи-сәламәтләндерү курслары исемлеге)

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ир балаларны әти булырга, кыз балаларны әни булырга әзерләү бүген көн үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе. Ислам динендә бигрәк тә кызларны тәрбияләүгә нык игътибар бирергә кушыла. Чөнки алар – милләтебезнең булачак аналары. Дини, рухи, әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Татарстан мөхтәсибәтләренә караган мәчет-мәдрәсәләрдә кызлар өчен булсын, ир балалар өчен булсын, рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 30. Фото:dumrt.ru

“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы, республикадагы мөхтәсибәтләр сайтларындагы мәгълүматка таянып, әлеге курсларның кайларда узачагын ачыкларга тырышты.

Кайбыч районы Олы Кайбыч җирлегендә каникул вакытында балаларга сурәләр өйрәтәләр

Олы Кайбыч авылы мәчетендә кышкы каникуллар вакытында укучы балалар өчен, Коръәни Кәрим сурәләрен өйрәнү буенча бер атналык дини курслар оештырыла. Беренче оештыру дәресе 2 гыйнвар көнне көндезге сәгать бердә була. Дәресләрне Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте алып барачак. Дәресләр вакытында балалар өчен төрле уеннар, викториналар һәм мавыктыргыч чаралар да оештырылачак.

Лениногорск мөхтәсибәтендә ир балалар өчен рухи сәламәтләндерү курслары башлана

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә 2-7 гыйнвар көннәрендә мәктәп яшендәге ир-балалар өчен рухи сәламәтләндерү курслары уздырыла.

Бу көннәрдә әхлак дәресләрен, иҗади һәм интеллектуаль уеннар, мәдәни чаралар үткәрү каралган. Шулай ук аларга бүләкләр дә әзерләнгән.

Белешмәләр өчен телефон: 89178563077 яки 89196935993.

Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәтенә караган “Сөләйман” мәчетендә “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме кызлар өчен кышкы тәрбияви курслар оештыра

Бу курслар халык арасында бик популяр. Ни өчен шулай икәнлеген безгә шушы иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева сөйләде. “Без бер концепцияне алып, бөтен чаралар шушы концепция тирәсенә туплыйбыз. Ел дәвамында ата-аналар, балалар белән эшлибез. Элемтә өзелми”, - диде ул.

Без Ләйсән Ганиевадан “Сөләйман”да җәйләүне ничек оештырачаклары турында сораштык. “2009 елдан бирле балаларның буш вакытын файдалы итеп уздыру белән шөгыльләнәбез. Һәр җәйләүнең билгеле бер темасы бар. Моңа кадәр “21 нче гасырда Казан” һәм башка дигән темалар булган иде. Концепциягә үз көнеңне никадәр файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, вакытны ничек итеп дөрес бүләргә дигән фикерне салдык”, - диде оештыручы.

“Коръән эзләре буйлап” аталган уку программасына килгәндә, лагерьда көн саен Коръән ятлау дәресе һәм тәфсир (Коръәннең мәгънәсен аңлату) дәресләре булачак, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре) шомартылачак. Тәфсиргә күчкәнче, балаларга Коръәннең нигә кирәк икәнлеге турында мәгълүматлы лекция укымакчылар.

Казандагы Совет районы мөхтәсибәтенә караган “Гаилә” мәчетендә 2 гыйнвардан алып атна дәвамында балалар өчен кышкы курслар эшләячәк. Сәгать иртәнге тугыздан көндезге икегә кадәр тәҗрибәле мөгаллимнәр, тәрбиячеләр аларны әдәп-әхлакка, Коръән укырга һәм кул эшләренә өйрәтәчәк. Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә ярдәмгә Россия ислам институты студентлары да чакырылды. Лагерьга 7-10 яшьлек малайлар һәм 6-12 яшьлек кызлар кабул ителә. Алдан язылу өчен 8 (843) 223-06-62 телефонына шалтыратырга кирәк.

Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәсендә балалар өчен файдалы яллар оештырыла

Балаларыгызның кышкы каникуллары файдалы булып үтүен телисезме? Әгәр дә телисез икән, Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәсендә 1-6 нчы гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр 7-12 яшьлек балалар өчен файдалы яллар – рухи-әхлакый сәламәтләндерү курслары оештырыла.

Программада: Аллаһның күркәм исемнәрен өйрәнү, догалар ятлау, Пәйгамбәребез тормышыннан кыйссалар белән таныштыру, рәсем ясау, картингта йөрергә өйрәнү. Иртәнге һәм төшке аш та каралган. Язылырга теләүчеләр “Нур” мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәткә мөраҗәгать итә ала: тел. 8 987 293 04 63.

Кышкы каникулларда Бөгелмәдә үзәк мәчеттә “Сәлам” дип аталган рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли

Кызлар һәм малайлар өчен курслар 2-6 гыйнвар көннәрендә булачак. Оештыручылар мәктәп яшендәге барлык балаларны чакырып кала. Алар курслар программасының рухи һәм физик яктан сәламәтләндерүне күз алдында тотып төзелүе турында хәбәр итә. Курсларда кызыклы викториналар, бәйгеләр, саф һавада уеннар көтелә. Белешмәләр алу өчен телефон: 4-16-98.

Питрәч районында мөселман балаларының тәрбия үзәге Шәле авылындагы “Гайнетдин” мәдрәсәсендә эш алып бара

Район мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров хәбәр иткәнчә, тәрбия курслары 2 гыйнвардан алып кышкы каникуллар беткәнче булачак. Бер атна дәвамында балалар белән мәдрәсә укытучылары шөгыльләнәчәк. Бигрәк тә әхлакый тәрбиягә, әдәп-әхлакка зур игътибар биреләчәк. Дәресләрдән соң балаларны кызыклы бәйгеләр, викториналар, тәмлүшкәләр белән чәйләр көтә.

Кышкы каникулда Чирмешән үзәк мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь башланды. Балаларга дини-әхлакый тәрбия дәресләре уздырыла, Пәйгамбәребез тормыш юлыннан гыйбрәтле вакыйгалар сөйләнелә, викториналар, тимераякта шуу кебек кызыклы чаралар оештырыла.

2 гыйнвардан алып 10 гыйнварга хәтле Буаның “Хаҗилар” мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә кышкы курслар башланып китте. Иртәнге якта килеп балалар дәрес укырга, язарга, намаз тәртипләренә өйрәнәләр, ә инде өйлә намазыннан соң балалар мәчет янында торган спорт мәйданчыгында шугалакта шуалар. Сөләйманова Гөлсинә тарафыннан һәр көн кайнар ризык белән тәэмин ителәләр.

Баулы районында “Өмет” мәчетендә рухи-сәламәтләндерү үзәге кызлар өчен 26-30 декабрь көннәрендә эшләгән.

Татарстан мөхтәсибәтләре сайтларыннан мәгълүматны Римма Гатина җыйды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе