"Ярдәм"дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды

2021 елның 26 гыйнваренда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” буенча тернәкләндерү курслары башланды.

БӘЙЛЕ
2021 Янв 27

2021 елның 26 гыйнваренда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” буенча тернәкләндерү курслары башланды. Әлеге проект инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсенә яңача якын килергә мөмкинлек бирә. Проектны тормышка ашыруда күпчелек хезмәткәрләр һәм партнертлар катнаша.

Бер айлык курсларда белем алырга һәм тернәкләнү Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Иваново, Амур, Ростов, Оренбург, Самара һәм Курган өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан илледән артык кеше килде.

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү. Күзләре зәгыйфь булган кешеләр белән бәйле хәл ителәсе мәсьәләләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү дә проектның бурычларыннан санала.

Әлеге курсларның киңкырлы тернәкләндерү программасы белем бирү, психологик һәм медицина, юрист ярдәме күрсәтүне, экскурсияләргә алып баруны күз алдында тота. Күптән түгел генә сукырайган кешенең дә, тумыштан кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның да ихтыяҗы исәпкә алынган. Бер сүз белән әйткәндә, шушы курсларны узганнан соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр, белем эстәп, үз-үзенә ышанычы артып, рухи яктан ныгып кайтып китә.

Билгеле булганча, 2018 елда әлеге проект Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын откан иде инде. Нәтиҗәдә ул бәйсез экспертлар тарафыннан 2018 елның иң яхшы 100 проекты исәбенә кертелде. Анда бер урынга 7 проект дәгъва итте.

Әлеге проектның социаль яктан әһәмиятле, актуаль булуы, проектны тормышка ашыручы команданың осталыгы нәтиҗәсендә, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының “Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау” юнәлеше буенча 2020 елда оештырылган икенче бәйгесендә җиңү яулады.

Бүгенге көндә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләндерү курслар Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фонды һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе