"Ярдәм"дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча курслар тәмамланды

Бүген "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча курслар тәмамланды.

БӘЙЛЕ
2020 Окт 14

Бүген "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча курслар тәмамланды.

Билгеле булганча, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының “Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау” юнәлеше буенча 2020 елда оештырылган икенче бәйгесендә җиңү яулаган иде. Әлеге проектның социаль яктан әһәмиятле, актуаль булуы, проектны тормышка ашыручы команданың оста булуы нәтиҗәсендә, Бу елда җиңү яулаган проектның гомуми бәясе - 15 539 330,00 сум. Грант күләме - 9 990 456,00 сум.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2018 елда да грант хисабына тормышка ашырылган әлеге проект Президент грантлары фондының 3526 проекты арасында иң яхшы 100 проект исәбенә керде.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсенә яңача якын килергә мөмкинлек бирә. Ул үз эченә белем бирү, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне генә түгел, рухи-әхлакый яктан булышуны да ала. Курслар вакытында яхшы нәтиҗәләргә китерә торган төрле техник тернәкләндерү чаралары кулланыла. Тернәкләнү вакытында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтерлек белем һәм күнекмәләр бирү, аларны төшенкелек халәтеннән чыгару, җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, физик һәм психологик сәламәтлеген ныгыту, аралашу даирәсен киңәйтү.

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү.

Утырышта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, тернәкләнү узучылар һәм укытучылар катнашты. Мәликә Гыйльметдинова тернәкләнү узучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Ә алар, үз чиратында” “Ярдәм” фондының үзләре өчен икенче өйгә әйләнүен, монда дусларын табуын һәм үзләрен ышанычлырак тоя башлавын хәбәр итте.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган бер айлык курсларда белем алу һәм тернәкләнү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән – Киров, Чиләбе, Оренбург, Саратов, Иркутск һәм Ростов өлкәләреннән, Башкортостан, Чечня Республикаларыннан, Краснодар краеннан, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан килделәр.

Курслар ябылган җыелышта һәр тернәкләнү узучыга истәлеккә мактау грамоталары, фотографияләр һәм Луи Брайль системасы буенча әдәбият бүләк ителде.

«Ярдәм» МИХФ матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе