“Ярдәм”не мозаика итеп күз алдына китерәм - Питердан Артем Миронов

“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәге минем өчен гаиләгә әйләнде. Минем өчен генә түгел. Күпләр минем белән килешердер. “Ярдәм”не мин мозаика итеп күз алдына китерәм. Чөнки мозаика вак-вак кисәкләрдән җыела. Нәкъ менә шул кисәкләрдән дустанә, гаилә җанлы, җылы мозаика җыелды да инде”, - диде “Ярдәм”дә Санкт-Петербургтан Артем Миронов.

БӘЙЛЕ
2019 Дек 04

“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәге минем өчен гаиләгә әйләнде. Минем өчен генә түгел. Күпләр минем белән килешердер. “Ярдәм”не мин мозаика итеп күз алдына китерәм. Чөнки мозаика вак-вак кисәкләрдән җыела. Нәкъ менә шул кисәкләрдән дустанә, гаилә җанлы, җылы мозаика җыелды да инде”, - диде “Ярдәм”дә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча РФ Президенты гранты һәм фондның үз чыганаклары хисабына оештырылган беренче төркем катнашындагы курслар тәмамланганда Санкт-Петербургтан Артем Миронов. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Нәкъ менә “Ярдәм”гә килгәч, гаилә җылысына тиенү мәсьәләсе бу очрашуда берничә тапкыр күтәрелде.

Укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, дөньяда игелек кылудан да күркәмрәк хис юк. “Шунлыктан курсларыбызның шигаре итеп без “Бер тамчы игелек зур мөмкинлекләр бирә” дигән гыйбарәне алдык”, - диде ул.

Ике атна дәвамында Ульяновскидан, Чабаксардан, Кемеровово өлкәсеннән, Мари Элдан, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән кешеләр белем дә алды, спорт белән дә шөгыльләнде, психологлардан, юристтан консультацияләр дә алды – үз-үзләре турында фикерләре уңай якка үзгәрде, үз-үзләренә ышанычлары артты һәм бер-берсенә терәк булды.

Сергей Колесников курсларга әбисе Валентина белән килде. Ул авырлык белән, култык таякларына таянып йөри. Валентина Кузнецова сүзләренчә, проектның эчтәлеге исеме белән бик тә туры килә. Сергей курсларны зарыгып көтеп тора, гел искә төшерә. Көзге бакча эшләреннән соң әбисе арып китүгә карамастан, бу юлы да алар курсларга килергә булган.

Санкт-Петербургтан Гөлинә Каюмова курсларга коляскадагы улы Исламны икенче тапкыр алып килә. Аның фикеренчә, биредә барасын да тигез күрәләр. Гөлинә Каюмова Мәликә ханым Гыйльметдиновага тапшырган Рәхмәт хатында тернәкләнү узучылар “мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык, чиксез мәхәббәт һәм үзләренең эчке дөньясындагы мөмкинлекләрне барлап, тагын да зур уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өчен” рәхмәт әйтә. Тернәкләнү узучыларның берсе булган Илнур Газизов сүзләренчә, биредә аларга инвалид итеп карамыйлар. “Ярдәм”дәге җылылык һәм кайгыртучанлык аның күңеленә үтеп кергән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе