"Ярдәм" мәчете Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт йортлары смотр-конкурсында катнаша

Комиссия мәчетләр һәм храмнар тарафыннан алып барылган социаль һәм иҗтимагый эшчәнлекне, мәхәлләгә йөрүчеләр арасында алып барылган мәдәни-агарту һәм тәрбия эшләрен исәпкә алачак. Экспертлар шулай ук биналарның һәм алар янындагы территорияләрнең торышына һәм дини корылмаларның башка үзенчәлекләренә бәя бирәчәк.

Читайте также
2017 Окт 19. Фото:yardem.ru

Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт йортлары смотр-конкурсында катнашу өчен гаризалар бирү төгәлләнде. Казан шәһәре Башкарма комитеты игълан иткән конкурсның максаты – дини оешмаларны җәмгыять өчен файдалы һәм мәдәни-агарту программаларын тормышка ашыруга күбрәк җәлеп итү, төрле диннәр һәм милләтләрнең бер-берсен аңлап, тату яшәүләренә теләктәшлек итү. Конкурста Татарстан башкаласының православ һәм мөселман гыйбадәтханәләре катнаша. Алар арасында шәһәрнең 33 мәчете бар.

Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста катнашучылар җибәргән материалларны өйрәнәчәк һәм якын арада дини биналарны йөреп чыгачак. Шуннан соң мәчет һәм чиркәүләр алып барган эшчәнлек бәяләнеп, берничә критерий буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Комиссия мәчетләр һәм храмнар тарафыннан алып барылган социаль һәм иҗтимагый эшчәнлекне, мәхәлләгә йөрүчеләр арасында алып барылган мәдәни-агарту һәм тәрбия эшләрен исәпкә алачак. Экспертлар шулай ук биналарның һәм алар янындагы территорияләрнең торышына һәм дини корылмаларның башка үзенчәлекләренә бәя бирәчәк. Мәхәлләнең эшчәнлеге язылган мәгълүмати буклет булу да хуплана.

"Ярдәм" мәчете 2015 елда Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт йортлары смотр-конкурсында җиңү яулаган иде инде. Ә 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы архитектура һәм тышкы төзекләндерү объектын ачыклау буенча смотр-бәйгедә казанлылар “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүгә лаек дип тапты.

Мәчетнең архитекторы - Айвар Саттаров. Ул – ТР атказанган архитекторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, дөньякүләм “Кол Шәриф” мәчетен проектлаган шәхес.

“Ярдәм” мәчете 2008 елда төзелә башлый. 2013 елның 19 июль аенда гыйбадәт кылучылар өчен үз ишекләрен ача. Мәчет бөтенләй күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге каршында эшли.

Комплекс территориясендә автомобиль кую урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, махсус юллар, уңайлы утыргычлар һ.б. бар.

“Ярдәм” мәчете тарихи урында урнашкан. Якынча шушы җирлектә XIX-XX гасырларда агачтан төзелгән мәчет торган. Аны Рәфыйк мәчете (Икенче дары мәчете, Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчете) дип атап йөрткәннәр. Гыйбадәт йорты 1899 елда сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына төзелгән. Бу мәчеттә күбесенчә Дары заводы эшчеләре гыйбадәт кылган. 1929 елда иман йорты ябыла, 1988 елда сүтеп үк ташлана.

Шушы тирәлектә шулай ук Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнулинның бакчасы булган. Казанда бүгенге көнгә кадәр аның кызы Зөбәрҗәт абыстай гомер итә.

Комплекс ике өлештән тора: әйләнә рәвешендәге мәчет һәм турыпочмаклык рәвешендәге тернәкләндерү үзәге. Биш йөз кеше сыйдырышлы намаз залының әйләнә рәвешендә булуы да юкка түгел. Бөтенләй күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләргә уңайлы булсын, алар аннан-моннан чыгып торган почмакларга килеп бәрелмәсен шулай эшләнгән ул.

Мәчетнең архитектурасы – заманча модерн стилендә. Гыйбадәт йортының тышкы ягында мозаика ярдәмендә Коръән аятьләре язылган. Ир-атлар намаз укый торган залда михраб шулай ук мозаика белән бизәлгән. Анда Изге Коръән аятьләре төшерелгән. Михрабны Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле хаттат Нәҗип Нәккаш бизәгән.

Мәчетне, шул исәптән, шушы залны проектлаганда “Уңайлы мохит” программасында куелган таләпләр үтәлеп кенә калмыйча, яңалыклар да кертелгән. Мәсәлән, келәмнең кырыйларыннан һәм уртадан сары юллар уза. Эш шунда: кеше бөтенләй сукырайганчы күргән соңгы төс сары төс була икән. Уртадагы сары юл кыйблага юнәлешне күрсәтә, ә кырыйларындагысы залның зурлыгын чамаларга мөмкинлек бирә. Күрмәүчеләр намазны бер сафка басып укысын өчен, келәмнәр дә махсус эшләнгән. Андагы аркылы сызыклар батып-батып тора.

Римма Гатина (ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә).


Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе