
Белгәнебезчә, 6 июньдә Татарстан мөселманнары ураза тота башлады. Ә Рамазан ае 5 июньдә ахшам намазыннан соң, кем әйтмешли, җиргә үзенең күләгәсен салды.
Быел Казандагы “Ярдәм” мәчетендә дә зур үзгәрешләр бар: биредәге чатыр 1000 кешегә авыз ачарлык, ягъни ифтар кылырлык итеп оештырылды.
Хәзер биредә шуның кадәрле кеше иганәчеләрнең ярдәме белән авыз ачу мәҗлесләрендә катнаша. Уразаның беренче көнендә мәчетнең имам-хатибы сүз алып, мөселманнарга әлеге мөбарәк айны әйбәт кенә үткәрергә, күбрәк изге гамәлләр кылырга кирәк дигән теләкләрен ирештерде.
Әлеге мәҗлесләрне Гамил Нур татарча һәм русча алып бара. Ни өчен алай дигәндә, бүгенге көндә “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә Чечня һәм Дагыстаннан килгән күрмәүче мөселман кардәшләр дә белем ала. Монда, әлбәттә, шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның төрле урыннарыннан килгән кардәшләребез дә бар.
Кичә кайчандыр үзенең күп кенә вәгазь кассеталарын дөньяга чыгарган Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдановка башта сүз бирелде. Ул әлеге мәҗлестә катнашучыларны Рамазан ае белән котлады һәм мөселман кардәшләребезгә аны уңышлы гына башкарып чыгу зарури дигән кәлимәләрен ирештерде.
Бельгиядән килеп, “Ярдәм” мәчетендә Браиль системасы нигезендә белем алучы Гыймран Чегубаев җитәкчелендәге бер төркем яшүсмерләр татар телендә мөнәҗәт башкардылар. Ә Әлмира апа Әдиатуллина исә мөселманнарга мәчеттән читкә чыккач та ислам әһеле булып калырга кирәк дигән теләкләрен әйтте, ул шулай ук мөселман-мөслимәләрне Рамазан ае белән тәбрикләде.
Аннары "Ярдәм" мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев вәгазь сөйләде һәм дога кылды.
Исегезгә төшерәбез: 4 июль — Рамазан аеның соңгы көне, 5 июль – Гайдел-Фитыр – бәйрәм көнедер. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан фитыр сәдакасы быел 100 сум, фидия 200 сум, дип билгеләнде. Фитыр сәдакасын Рамазан бәйрәме намазына кадәр бирү хәерле санала. Әлбәттә, башка төр сәдакаларны да (әйтик, зәкятне дә) бу айда тапшыру иң саваплы гамәл булып исәпләнә.