2019 Мар 03
Февраль аенда "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты эшләде. Курсларга килгән танылган шәхесләр белән сезне дә таныштырабыз. Укыту-тернәкләндерү үзәге һәм аның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың эшчәнлеге халыкара дәрәҗәдә зур кызыксыну уятты. Төркия телевидениесе "Ярдәм"дә документаль фильм төшерә башлады.