2020 Янв 01
Яр Чаллы шәһәренең балалар хастаханәсенең ашыгыч госпитализация бүлегендә намаз бүлмәсе ачылды. Чарага Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм "Утыз Имәни", "Ихлас" мәчетләре вәкилләре чакырылган иде.
Фотосурәт: http://dumrt.ru/
Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хастаханә хезмәткәрләрен намаз бүлмәсе ачылуы белән тәбрикләде һәм зур рәхмәт белдерде. Кешеләрнең гыйбадәт кылуы авыруны дәвалауга олы йогынты ясаганлыгын һәм табиблардан өстенрәк шифа бирүче Аллаһ кына икәнлеген ассызыклап үтте. Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намаз бүлмәсенә бүләк итеп Коръән китабын тапшырды. Гыйбадәт бүлмәсен ачу чарасы кичке намаз уку белән тәмамланды дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.