Якупов укулары ташъязмалар мирасын саклау һәм өйрәнүгә багышланды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә күренекле дин әһелләрен, татар галимнәрен, мөгаллимнәрне, шәкертләрне бишенче мәртәбә оештырылган "Якупов укулары"на җыйды. Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлап үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 15. Фото:dumrt.ru

Конференция, Коръән укып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына дога кылудан башланды.

Мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге чарадагы сөйләшүне: “Без бу укуларны ел да үткәрәбез. Беренчедән, ул Вәлиулла хәзрәтне искә алу өчен оештырылса, икенчедән, Вәлиулла хәзрәт күтәреп җибәргән фәнни мәсьәләләрне өйрәнүне дәвам итүгә бер сәбәп. Бу бик мөһим чара. 90 нчы еллардан башлап ислам яңарышына үзенең зур өлешен керткән шәхесләрне без бервакытта да онытмаска тиеш. Вәлиулла хәзрәт шундый шәхесләребезнең берсе иде. Вәлиулла хәзрәт җәдитчеләр, кадимчеләр, ваххабчылар һәм башкалар турында да язды. Рухи мирасыбызны торгызды. Классик остазларыбызның хезмәтләрен тәрҗемә кылып, нәшер итте. Бу бик зур хезмәт, тулы бер институт эше. Без аның эшчәнлеген дәвам итәргә тиешбез”, - дип башлап җибәрде.

Аннары чарада катнашучыларны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәзерге вакытта хаҗ кылучы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. “Беркайчан да куркыныч-кайгылы хәлләр кабатланмасын иде. Вәлиулла хәзрәт, мөфти урынбасары буларак, “Иман” нәшриятын оештырып та, динебезгә, халкыбызга зур хезмәт куйган кеше иде. Кызганыч, без бүген ул башкарган эшләрнең күбесен дәвам дә итә алмыйбыз. Безнең әбиләребез, әниләребез ул чыгарган китаплардан дин өйрәнделәр. Бүген инде Вәлиулла хәзрәт нәшер иткән күп кенә газетлар, китапларны табып булмый. Догаларыбыз Вәлулла хәзрәт рухына барып ирешсен, урыны җәннәттә булсын иде”, - диде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров конференциягә килүчеләргә татар халкына хас булган традицион ислам кыйммәтләре турында аңлатты. Хәзерге вакытта хәзрәт традицион ислам төшенчәсен өйрәнүе һәм аңар багышланган китап язуы турында хәбәр итте. “Һәр ел “Якупов укулары” традицион исламның билгеле бер темасына багышлана. Вәлиулла хәзрәт татар исламы идеологы, теоретигы булган шәхес. Традицион ислам - ул тотрыклылыкны, мирасыбызны саклауда безнең өчен бер калкан. Бүгенге конференция үзәгендә – эпиграфика. Бу юнәлештә нәзарәт күптәннән эш алып бара. Шуңа күрә дә без бүген, галимнәрне, белгечләрне җыеп, тагын бер кат бу хакта сөйләшүгә җыелдык”, - диде ул.

Быелгы конференция Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасыбызны өйрәнү эшчәнлеген дәвам итеп, “Татар мөселман эпиграфикасын саклау һәм өйрәнү” темасын колачлавы белән башка еллардан аерылып торды. Әлеге тема соңгы вакытта Яңа татар зиратында вандаллык күренеше килеп чыгу сәбәпле җәмәгатьчелектә аерым бер игътибар яулады. Белгәнебезчә, күптән түгел 100 гә якын кабергә зыян салынды, бу вакыйга күпләрне тетрәндерде. “Быелгы тема бик актуаль. Тарихи юнәлешләрне торгызу мөһимлеген барыбыз да аңлый. Галимнәребез татар халкының каберлекләр белән бәйле тарихын күрсәтергә тырышалар. Аларның сүзе яшьләребезгә бер тәрбия булып тора. Шуны әйтәсе килә: халкыбыз зиратларга, каберлекләргә битараф булмасын иде. Аларны бер төркем кеше генә өйрәнергә тиеш түгел. Тарихны, рухи мирасны без сакламасак, безнең балаларыбыз сакламаса, тарих югала”, - диде “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе, Казанның "Ал мәчет"е имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Чарада татар ташъязмалар мирасын күп еллар дәвамында өйрәнгән мәртәбәле галимнәр: Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров, Альберт Борһанов һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференциядә чыгыш ясаучы татар зыялылары җәмәгатьчеклекне, дин әһелләрен авыллардагы зиратларга аеруча игътибарлы булырга чакырды. Тарихи кабер ташларын өйрәнү, торгызу, зиратларны тәртиптә тоту максатыннан координацион совет төзү мөһимлеген ассызыкладылар.

Тарих фәннәре кандидаты, доцент Альберт Борһанов ташъязмаларны өйрәнгән олуг галимнәребез исән чагында эпиграфиягә багышланган күптомлык бастырып калу мөһимлегенә басым ясады. “Зиратларны чистарту өчен өмәләр оештырырга кирәк. Югыйсә кайбер зиратларга керәсең, тәртипсезлек, пычраклык. Көтүләргә кадәр йөри. Төрле уку йортлары шәкертләре катнашында экспедицияләр оештыру, ташъязмалар телен өйрәнү да мөһим”, - дип, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

“Якупов укулары”нда шулай ук Вәлиулла хәзрәт нигез салган, бүгенге көндә аның шәкерте Нияз хәзрәт Сабиров җитәкли торган “Иман” нәшрияты әзерләгән остазларыбызга багышланган фильм күрсәтелде. Моннан тыш “Иман” нәшрияты соңгы елларда нәшер иткән китаплар белән танышырга мөмкин иде.

Ахырда дин әһелләре, галимнәр сорауларга җавап бирделәр һәм резолюция кабул иттеләр. Барлык чыгышлар туплап китап нәшер ителәчәк.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе