Илдар хәзрәт Баязитов: Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчете быел ачылачак

«Яңа бина элеккеге мәчеттән ике тапкырга зуррак булачак», — диде ул

БӘЙЛЕ
2022 Мар 17

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетенең бу елның ахырында ачылачагын әйтте.

«Сөләйман» мәчетен төзү тулы куәткә бара. Яңа бина элеккеге мәчеттән ике тапкырга зуррак. Гыйбадәт кылу залыннан тыш, мәдрәсә дә булачак. Төзелеш рекордлы темплар белән алып барыла: узган елның җәендә иске мәчет бинасын сүткәннәр иде, хәзер инде түбә эшләре тәмамлана. Мәчетне бу елның азагында ачарга ниятлибез», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Илдар хәзрәт әйтүенчә, мәчет 1999 елның декабрендә ачылган. «Ул вакытта төзелеш нормалары төгәл үтәлмәгән иде, аны булдыра алган кадәр төзеп җиткерделәр. Без 12 ел дәвамында шушы мәчеттә тернәкләндерү курсларын үткәрдек. Соңгы елларда мәчеткә керү сәламәтлеккә куркыныч иде — фундаменты беткән, күгәрекләр бар иде. Шул мәчет урынына матур, якты яңа мәчет булдырасыбыз килде», — диде ул.

Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетендә 2002 елдан имам вазифасын башкарган. «Документларны ике ел рәсмиләштердек, һәм, ниһаять, узган ел мәчетнең бинасын төзекләндерә башладык, „Сөләйман“ комплексының төзелеше башланды. Төзелеш бер көнгә дә туктап тормый. Икенче пансионат та шунда эшли башлаячак», — дип аңлатты ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе