Дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 158 ел тулу уңаеннан, Әлмәттә викторина уза (СОРАУЛАР)

17 гыйнварда дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) тууына 158 ел тула. Бу шәхес тумышы белән Әлмәт районының Кичүчат авылыннан. Әлмәт районы мөхтәсибәте истәлекле дата уңаеннан Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее белән берлектә күренекле дин галименең тормышы, эшчәнлеге, рухи мирасына багышланган викторина игълан итте.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 16. Фото:dumrt.ru
28 гыйнварда Әлмәт шәһәрендәге Ризаэддин Фәхреддин исемен йөрткән Үзәк мәчеттә иртәнге сәгать унда галимгә багышлап татар телендә ачык дәрес узачак. Шуннан соң викторина оештырылачак, анда Әлмәт районы мәчетләрендә дини сабак алучы шәкертләр дә, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала.

Викторинага сорауларны 1995 елдан Кичүчат авылында эшләп килүче Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова төзегән. Аңа әзерлек өчен кайбер сораулар игълан ителгән:

– Р.Фәхреддин кайда, кайчан, кем гаиләсендә дөньяга килгән?
– Ул үзенең ничә буын бабасын белүе турында язган?
– Кичүчат авылына нигез салган бабасы кем, кайсы яклардан килеп утырган?
– “... – ул – дин тарихчысы, ислам философы, ул – “Сәлимә”, “Әсма”ны биргән язучы, ул – монументаль “Асар”ны төзүче биограф-тарихчы, ул – актив журналист, ул – заманына күрә энциклопедик гыйльми журнал булган “Шура”ны оештыручы редактор, ул – Шәрекъ буенча бик күп хезмәтләр биргән ориенталист, ул – ялыкмас педагог, ул – дини вәгазьче, ул – Европа культурасының пропагандисты, ул – тәнкыйтьче, ул – библиограф, ул – тәрҗемәче һ.б, һ.б. Бер кеше өчен бик күп, әмма Р.Фәхреддин боларның барысын да эшләгән” дип Р.Фәхреддиннең эшчәнлегенә сокланган галим кем ул?
– Р.Фәхреддиннең тормыш юлын, эшчәнлеген, мирасын өйрәнгән галимнәрне атагыз.
– Р.Фәхреддин үзенең рухи остазлары дип кемнәрне атый?
– Р.Фәхреддиннең имам итеп билгеләнгән вакытын һәм урыннын әйтегез.
– 1894 елда һәм 1897 елда Падишаһ әмере белән Р.Фәхреддин нинди бүләкләргә ия була?
– Р.Фәхреддиннең нинди псевдонимнарын беләсез?
– Алтын булачак шәкертне җирдә калдыручы, яисә, туфрак булачак бер баланы алтын итә белүче кем дип уйлыйсыз? Сез Р.Фәхреддин белән килешәсезме?
– “Хатыннары тәрбияле булган милләт – тәрбияле; хатыннары тәрбиясез булган милләт – тәрбиясез; хатыннары тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау вә исраф итүчән милләт – фәкыйрь буладыр” дигән сүзләр Р.Фәхреддиннең кайсы хезмәтеннән алынган?
– “Беренче мәртәбәдә ...зур теләк вә зәвык белән язган булсам, бу юлы инде үземнең сынган күңелемә һәм янган йөрәгемә юаныч табу, хәсрәт ялкынына су бөркү өчен язам. Әвәлге мәртәбә тәртип каләмемне карага манчып язган булсам, бу дәфгасында инде күземнән аккан яшь тамчыларына манчып язам...” дигән фикерне Р.Фәхреддин кайсы хезмәтен язган вакытта әйтә?
– “Мәшһүр ирләр” “Мәшһүр адәмнәр”дән аерыламы?
– “Мәшһүр хатыннар” китабына кергән исемнәрне атагыз?
– Р.Фәхреддиннең басма һәм кульязма мирасын никадәр дип күз алдына китерәсез?
– “Һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш” дип, Р.Фәхреддин кайсы китабының тышлыгына бастыра?
– “Әдәпле бул – халык сөяр, гыйффәтле бул – Аллаһы Тәгалә сөяр, сабырлы бул – үкенмәссең, түземле бул – картаймассың”. Бу сүзләр Р.Фәхреддиннең кайсы хезмәтеннән алынган?
– “Бәхет – йорт-җир, кием-салым, ат, туннан гыйбарәт булмыйча, бәлки өсте бөтен, тамагы тук, күңеле тыныч булудан”, “Гаилә – кечкенә бер дәүләттер”. Бу фикерләр Р.Фәхреддиннең кайсы хезмәтеннән алынган?
– “... - аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршысында – бизәк, дошманнарга каршы үткен корал” (Р.Фәхреддин).
– Ул курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас; ул кием дә түгел, бүген киеп, иртәгә салынмас; ул хайван да түгел, ошаса – асралып, ошамаса - базарда сатылмас; ул хезмәтче дә түгел, яхшы хезмәт итсә – асралып, хезмәт итә белмәсә – куып җибәрелмәс; ул - тормыш .... Дәвам итеп бетерегез. Р.Фәхреддиннең бу фикере кем турында, кайсы хезмәтендә язган.
– “Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәрнең берсе – кеше тану гыйлеме. Яман кешеләрдән ерак йөрү вә яхшы кешеләр белән аралашу өчен кеше тану гыйлеме зарур. Бу гыйлем китаплар вә остазлардан гына түгел, бәлки адәм баласының үз акылы, үз тәҗрибәсе вә аңы белән хасил була... Атасының улына биргән бүләге – күркәм әдәп вә гүзәл тәрбия” Р.Фәхреддиннең кайсы хезмәтеннән алынган фикерләр?
– “Акчасы вә дәүләте күп кеше – бай түгел, бәлки икъдисады булган кеше байдыр... Адәм баласын вакытсыз картайтачак нәрсә – бурычтыр... Вакытын сарыф итә белгән кеше малын да сарыф итә белер, ягъни бер минут вакытын буш җиргә сарыф итмәгән кебек, бер тиен акчасын да урынсыз җиргә җибәрмәс...” Бу фикерләр Р.Фәхреддиннең кайсысы хезмәтеннән алынган?
– “Бала – өстенә һәртөрле бизәк төшерү мөмкин булган бәһалы җәүһәр, яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак кәгазьдер. Ачулану белән һичнәрсә язылмас һәм тиеш булган бизәк төшерелмәс, әгәр файдасыз бизәк белән мәгънәсез язу язылса, әлбәттә, бизәкче белән язучы гаепле булыр”. Р.Фәхреддин бизәкче белән язучы итеп кемнәрне күз уңында тота? Бала тәрбияләүдә кемнәр җаваплы дип уйлыйсыз?
– Р.Фәхреддиннең җәмәгате кем, кайсы яктан, ул ничә бала анасы, аның турында тагын ниләр беләсез?
– Р.Фәхреддин “Шура” журналында кайсы улы белән бергә эшләгән?
– Ризаэддин Фәхреддин белән Фатих Кәрими бер-берсенә бәйлеме? Ничек?
– Р.Фәхреддин мөфти вазыйфасына кайчан билгеләнә? Кайчанга кадәр эшли?
– Мөфти булган вакытында дөнья күләмендә билгеле булган нинди эшләр башкара?
– 1936 елның март аенда мөфти Р.Фәхредин үзен дәфен кылу мәсьәләсендә васыятнамәне кемгә тапшыра? Вафат булганнан соң Россия һәм Себер мөселманнарының мөфтие Р.Фәхреддин кайда, кайчан җирләнә?
– Р.Фәхреддиннең исемен мәңгеләштерү ниятеннән чыгып нинди эшләр башкарылган?
– Р.Фәхреддиннең мемориаль музеенда булганнан соң, сездә нинди экспонатлар кызыксыну уятты?

Әлеге мәгълүматны ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте таратты.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе