Әлмәттә «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» дигән викторина нәтиҗәләре билгеле

Әлмәтне бөтен илгә таныткан галим Ризаэддин Фәхреддинның тууына быел гыйнварда 158 ел булды. Әлеге уңайдан районда тәүге тапкыр мәшһүр галим, мәгърифәтче, язучы, дин эшлеклесе эшчәнлегенә һәм тормышына багышланган «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» дигән викторина оештырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 31. Фото:Әлмәт таңнары

Быел Риза Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова Әлмәт районы мөхтәсибәте белән берлектә викторина оештырырга уйлаган.

- Район күләмендә викторина оештыру идеясе күптәннән өлгергән иде инде. Район мөхтәсибәтенә рәхмәт. Мин сорауларны әзерләдем, алар оештыру һәм бүләкләүне үз өстенә алды. Сорауларның быел җиңелрәкләрен сайладык. Өлкән буынның әлеге чарага җитди каравы күңелләргә сары май булып ятты. Кайберләре, Риза Фәхреддин музеена килеп, бары тик анда гына булган мәгълүматларны да белеп китте хәтта, - диде музей директоры Диләрә Гыймранова.

Викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләр шактый булса да, җиңүчеләрне билгеләү әллә ни авырлык тудырмаган. Бөек мөгаллимнең мирасын иң яхшы белүче һәм өйрәнүче булып Роза Ганиева танылган. Алия Хәсәншина, Булат Гыймаев, Мәдинә Хәмзина, Берлия Кәримова, Мәрьям Әхмәтҗанова да сорауларга тулы итеп җавап биргән. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, бәйгедә актив катнашучыларга әле күптән түгел генә "табадан төшкән" «Гаилә» китапларын тапшырганнар. Һәр кешегә викторина катнашканлыкка сертификат та бирелгән. Мәгълүмат Татарстан мөфтияте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе