Бу көннәрдә хөрмәтле Әлмира апа Әдиатуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әдиатуллина Әлмира Лотфулла кызы "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлегенә дә кертелде.

БӘЙЛЕ
2018 Июл 09. Фото:muslim.ru

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөселман хатын-кызларның "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, хөрмәтле Әлмира апа Әдиатуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа хәерле гомер, теләк-ниятләренең тормышка ашуын телибез.

Әлмира ханым тумышы белән - Башкортостан ягыннан. Ул Илеш районының Сәеткол авылында дөньяга килә. 1957 елдан Казанда КДУның журналистика факультетында белем ала. “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналында 30 ел эшли. Танылган каләм иясе, пенсиягә чыккач та, иҗат өлкәсен ташламый. 20 ел “Иман” мәркәзендә эшли һәм “Мөслимә” газетасын чыгара. Әлмира апа Рәшидә абыстай Исхаковадан дини гыйлем туплый, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый.

Әлмира апа - ул әле актив җәмәгать эшлеклесе дә. Аның тарафыннан 1995 елда “Апанай” мәчетендә оештырылган “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы бүгенге көндә Россия күләмендә эшләвен дәвам итә. Ә.Әдиатуллина җитәкчелегендәге татар хатын-кызлары паспортка яулыктан фотосурәткә төшү мәсьәләсен Россия күләмендә күтәреп чыкты һәм Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә үткәрелгән мәхкәмә утырышларында да җиңеп чыгып, паспортка яулыктан фотосурәткә төшү хокукына иреште. Казан Кремле буендагы “Раки” сыраханәсен алдыруда да Әлмира апаның роле зур булды.

Быел ул үзенең ярдәмчеләре белән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балалар арасында Коръән уку бәйсенең егерме беренчесен үткәрде. Әлмира апа әлеге бәйгеләрне, чараларны үткәреп кенә калмый, аларны оештырудагы мәсьәләләрне күрсәтеп, язып та чыга. Мондый язмалары аның “Ватаным Татарстан”, “Дин вә мәгыйшәт”, “Шәһри Казан” һәм үзе җитәкләгән “Мөслимә” газеталарында басылып чыкты. Ул язмаларның күбесен аның “Гомерләр кайтавазы” дигән китабыннан да укып була.

Әлеге китап 2016 елда язлыкта “Зур Казан” типографиясендә басылып чыкты. Әлмира апа, китабы белән үзе таныштырып: “Бу басманы үткән һәм бүгенге гасыр вакыйгаларын тасвирлаган тормыш энциклопедиясе дип тә атап була. Шул ук вакытта ул бик олы төшенчә – “Ватан” төшенчәсен аңлаткан язмалардан торган җыентык та. Китапта язылганнарны минем васыятем итеп кабул итәргә дә була. Бу җыентыкта яшәү кадерен аңлаткан бик күп мизгелләр бар. Динебезне, милләтебезне зурлаган, өйрәнгән, аңлаган шәхесләребез дә урын алган”, - диде.

Китап Әлмира апаның 50 еллык журналистлык хезмәтен колачлый. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган язмалар бихисап күп. Бу сугыш башланганда, Әлмирага 3 кенә яшь булса да, Башкортостаннан Казанга килеп, КДУның журналистика бүлеген тәмамлагач, аның күп кенә мәкаләләре Ватан сугышы каһарманнарына багышланып языла, чөнки ул вакыттагы “Азат хатын” (хәзерге - “Сөембикә”) журналы мөхәррире шулай таләп итә (ул әлеге журналда 30 ел эшли).

Хәер Әлмира Әдиатуллинаның үз теләге дә була бу. Аны бигрәк тә сугышта катнашкан каһарман хатын-кызларның язмышы кызыксындыра. Һәм ул аларны эзләп таба да. Алар арасында Советлар Союзы Герое, Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә туып үскән татар кызы, соңрак Казанга килеп эшләгән һәм яшәгән Мәгубә Сыртланова, шулай ук Советлар Союзы Герое, татар кызы Ольга Санфирова да бар.

Берничә ел элек Әлмира ханым Әдиатуллина Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. “Халкыбызга хезмәт өчен” медале халкыбыз һәм динебез өчен кылынган олуг хезмәтләр өчен бирелә. Ә.Әдиатуллина шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рухи бердәмлек өчен" медале, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Шәфкатьле йөрәк өчен" ордены белән дә бүләкләнде.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әдиатуллина Әлмира Лотфулла кызы "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлегенә дә кертелде. "Россия Федерациясендә ислам" энциклопедиясен булдыру проекты 2007 елдан бирле "Мәдинә" нәшрият йорты тарафыннан Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты белән берлектә алып барыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе