Әлеге җыелыш Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләсенә багышлана. Сөйләшүдә мәдрәсә җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашачак.
Утырышка кадәр татар теленнән ачык дәрес карау һәм Россия ислам институты, татар мәгарифе тарихы музее, татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белән танышу да планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.