Бүген “Гаилә” мәчетендә җомга вәгазе татар телендә генә укылды

““Гаилә” мәчетендә бүген җомга вәгазе татар телендә генә укылды (элек татар һәм рус телләрендә бара иде). Рөстәм хәзрәт соңыннан тәрҗемә итәргә вәгъдә бирсә дә, бу юлы, мин аңламадым, диючеләр күренмәде”, - дип хәбәр иттеләр бүген әлеге мәчеттә җомга намазында булучылар.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 12. Фото:

Билгеле булганча, кичә Татарстан имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карар кабул итте. Бу мөфтият тарафыннан җомга вәгазьләренә карата кабул ителгән беренче генә карар түгел. Берничә ел элек җомга намазлары барлык мәчетләрдә дә бертөрле (эчтәлеге бертөрле булырга тиеш истә калган) укылырга тиеш дигән карар кабул ителгән иде.

Җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карар җәмәгатьчелектә шактый бәхәс уятты. Мин 2014 елда матбугат битләрендә мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләү туган телебезне саклап калуга ни дәрәҗәдә өлеш кертер дигән мәсьәләне күтәреп чыккан идем. Фикер төрлелеге ул вакытта да сакланды.

Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ул вакытта: ”Әгәр телне белмиләр икән, өйрәтергә кирәк”, - дип әйткән иде. Бу сүзләр бүген дә актуаль.

"Татар телен кайда өйрәним икән?" - дип, баш ватасы юк. Башкала мәчетләрендә татар теле курслары оештырылу гадәти күренешкә әверелә бара. “Гаилә” мәчетендә дә бу практиканы җайга салдылар, татар теле курслары оештырылды, быел да курслар эшләячәк.

Рөстәм хәзрәт белән сөйләшү вакытында мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә сөйләү туган телебезне саклап калуга үзенең өлешен күпмедер дәрәҗәдә кертә дип санавын әйткән иде.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе