Сабантуйга фатиха һәм илһам бирүче – Балтач районы имам-хатыйбы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Балаларны төрле бәйгеләр, викториналар, милли көрәш һәм җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Милли көрәш биш үлчәү категориясендә 1998 елга кадәр туган егетләр арасында узачак дип көтелә. Баш батыр калучыга бәрән һәм скутер әзерләп куелган. Моннан бәйрәм күрке булып малайлар арасында җайдаклар ярышы торачак.
Сабантуй иртәнге сәгать унда Бөрбаш авылында башлана, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.