Бүген Татарстанда мөфтилеккә дәгъва итүчеләрдән документлар кабул итү тәмамлана

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында (Пленумның 2017 ел, 11 гыйнварендагы 1 нче протоколы) мөфти вазифасына кандидатуралар тәкъдим итү өчен документлар һәм таләпләр билгеләнгән.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 13. Фото:dumrt.ru

Мөфти вазыйфасына кандидатны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына кергән Мөхтәсибәт җыелышы тәкъдим итә.

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Уставының 7.2. статьясы нигезендә, мөфтилеккә кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, дини юнәлештәге җитәкчелек эшендә 5 елдан да кимрәк эшләмәскә (мөфтилеккә кандидат итеп тәкъдим ителгәнче тулы 5 ел булырга тиеш), хөкемгә тартылмаган булырга, намуслы, бернинди сәяси партияләрдә тормаска, яман аты чыкмаган һәм начар гамәлләр кылмаган булырга тиеш.

Оештыру комитеты документларны 2017 елның 13 гыйнвареннан 13 февраленә кадәр эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 тулып 30 минуттан алып көндезге сәгать 11 тулып 30 минутка кадәр көндезге сәгать икедән алып (14.00) кичке дүрткә кадәр (16.00) кабул итә.

Мәгълүмат Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе