Бүген Рамазан ае башланды! Мөбарәк булсын Рамазан аебыз!

Бүген, ягъни 6 июньдә 1 миллиардтан артык мөселманнар кавеме Рамазан аена керде һәм ураза тотарга кереште.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 06

Бүген, ягъни 6 июньдә 1 миллиардтан артык мөселманнар кавеме Рамазан аена керде һәм ураза тотарга кереште. Ураза 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк, ягъни 5 июльдә Гайдел-фитыр бәйрәме булачак. Бу көн быел ял көне, дип игълан ителде. Бүген төнге 1 тулып, 2 минутта сәхәр ашау төгәлләнде.

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез:
"Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка".

Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә:
"НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ".

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча:
"Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең, биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл,” — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр.

Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла: "ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙ-КӘФТӘРТҮ ФИГ-ФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ».

Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр:
- Файдасыз сүзләр сөйләү.
- Әдәпсез сүзләр сөйләү.
- Мунчага кереп озак утыру.
- Суга чумып коену.
- Урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү.
- Авыздан үбү.
- Авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу.
- Нинди дә булса гөнаһ эш кылу.
- Авыруы көчәячәген белә торып, ураза тоту.

Уразада дөрес саналган эшләр:
- Сатып алыначак ризыкны татып карау.
- Күзгә сөрмә тарту.
- Балага ризык чәйнәп бирү.
- Мыек һәм иреннәрне майлау.
- Теш чистарту.
- Кан алдыру.
- Сөлек салдыру.
- Комган белән госел коену.
- Мунчага кереп, тирләп чыгу.
- Сабын белән юыну.

Уразаны боза торган эшләр:
- Борчак кадәр генә булса да ризык йоту.
- Бер тамчы булса да су эчү.
- Дару эчү.
- Укол кадату.
- Якынлык кылу.
- Күзгә дару салу.

Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте ("җәзалы" 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше исенә төшү белән кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.
Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.

Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.

— Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн рузасына да шулай эшләнә.

Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кылалар.

— Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек ашамый-эчми торырга тиеш.

Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Терелсә, каза уразасын тота.

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикяф кылу сөннәт.
- Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр, йоклыйлар.

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла. Тәравих намазы - Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витрга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгатьле итеп 10 тапкыр яисә 4әр рәкәгать итеп 5 тапкыр укыла. "Тәравих" сүзе "ял итү" дип тәрҗемә ителә. Бу намазга мондый исем кушу шуның белән атлатыла ки, һәр 2 яки 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң, зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы санала.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе