Исхак хәзрәт белән килешеп, аңлашып яшәдек. Дин-ислам юлында искиткеч кеше, чын фидакарь иде. Хаҗда бергә булдык, бер бүлмәдә яшәдек. Карап торышка кырыс, шактый кискен кеше булып күренсә дә, аралаша башлагач, хаҗда мин аның балалар кебек чиста күңелле, самими зат булуын искәрттем. Кеше өчен тырышты. Шунлыктан, кыен хәлләргә дә кала иде. Хәзрәтнең батыр, фидакарь җанлы булуыннан оста гына файдаланучылар да булды. Кызып китә торган гадәте булса да, тиз суына иде.
Таһир хәзрәт Саматов:Исхак хәзрәттән мәчет-мәдрәсә эшчәнлеген алып бару, хуҗалык итү тәҗрибәсен алдык. Ничек йөрергә, ничек йокламаска, тегендә-монда мөрәҗәгать итәргә, шәкертләрне ничек аш-су, урын-җир белән тәэмин итәргә, уку әсбаплары кайдан табарга – барысын да остаздан өйрәндек. Имам булып килгән кеше боларны да белергә тиеш. Дин сабагын мәхәллә тормышын алып бару тәртипләре белән бергә үреп аңлаты безгә Исхак хәзрәт, милли рухлы тормыш мәктәбенә өйрәтте.