Бүген Казанның "Ярдәм" мәчетендә ипотека, иминиятләштерү, кредит карталары турында лекция була

Казан федераль университетының ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Ислам хокукының заманча проблемалары” дигән темага агарту лекцияләре сериясен оештыра. Лекцияләрне тыңлаучыларга ипотека, иминиятләштерү, кредит карталары һәм башка инновацияләр турында мәгълүмат шәригать күзлегеннән чыгып биреләчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 12

Дәресләрне рус телендә кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Мөхәммәд хәзрәт Моратов алып бара.

Әлеге лекцияләрне “Ярдәм” (12 октябрьдә), “Нурислам” (13 октябрьдә), “Салихҗан” (19 октябрьдә), “Иман нуры” (20 октябрьдә), Яшел Үзәндәге “Тынычлык” (26 октябрьдә) мәчетләрендә тыңларга мөмкин.

Калган 8 дәрес (16 академик сәгать) КФУда алда әйтеп киткән темага кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 йорт адресы буенча 203 нче аудиториядә “Islamica” лекториясендә 27, 31 октябрьдә, 8,9, 10, 14, 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә үткәреләчәк.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе