
Дәресләрне рус телендә кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Мөхәммәд хәзрәт Моратов алып бара.
Әлеге лекцияләрне “Ярдәм” (12 октябрьдә), “Нурислам” (13 октябрьдә), “Салихҗан” (19 октябрьдә), “Иман нуры” (20 октябрьдә), Яшел Үзәндәге “Тынычлык” (26 октябрьдә) мәчетләрендә тыңларга мөмкин.
Калган 8 дәрес (16 академик сәгать) КФУда алда әйтеп киткән темага кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 йорт адресы буенча 203 нче аудиториядә “Islamica” лекториясендә 27, 31 октябрьдә, 8,9, 10, 14, 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә үткәреләчәк.
Римма Гатина.