Бүген – Авиация һәм космонавтика көне. Беренче космонавт кем булган?

12 апрель бездә Авиация һәм космонавтика көне дип билгеләп үтелә. 1961 елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин космоска очкан. Кечкенәдән без аның беренче космонавт булуын беләбез. Шунлыктан күпләребезнең бала чакта хыялы космонавт булу иде. Әмма беренче космонавт - Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм ул. Әлеге вакыйга Мигъраҗ (күккә ашу) белән бәйләнгән.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 12. Фото:islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

12 апрель бездә Авиация һәм космонавтика көне дип билгеләп үтелә. 1961 елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин космоска очкан. Кечкенәдән без аның беренче космонавт булуын беләбез. Шунлыктан күпләребезнең бала чакта хыялы космонавт булу иде.

Әмма беренче космонавт - Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм ул. Әлеге вакыйга Мигъраҗ (күккә ашу) белән бәйләнгән.

Хәзер Рәҗәб ае бара. Шушы айда гыйбадәт кылуның савабын язып бетерү мөмкин түгел. Шушы тынычлык, килешү аеның 27сендә (Милади буенча 11 май) Мигъраҗ көне бәйрәм ителә, икенче төрле аны Рәҗәб бәйрәме дип тә атыйлар. Бу кичәдә хәзрәти Рәсүл, Мигъраҗга (күккә) ашып, Аллаһы Сүбхәнә вә Тәгалә белән сөйләшкән.

Пәйгамбәребезезгә иң зур могҗиза Коръән-Кәрим иңүе булса, икенчесе Пәйгамбәребезнең күккә ашуы вә Мигъраҗ кичәсе булды.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәләмне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһ һәр кимчелектән пакъ дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мүхәммәд галәйһиссәләәмне шулай кодрәтебез белән йөрттек гәҗәб галәмәтләребезне күрсәтү өчен, әлбәттә, Аллаһ - ишетүче вә күрүчедер. (Исра сүрәсе, 1 нче аять).

Мөшрикләр безнең Пәйгамбәребезне сихерче, шагыйрь, җенле диделәр. Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм алардан бик күп җәфа күргән вакытта, Аллаһы Тәгалә аны кунакка чакырды. Бер тол хатынның 8 баласы бар иде. Шул хатын үзенең Әнәс исемле улын Пәйгамбәр галәйһиссәләәмгә бүләк итеп бирде. Һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләәм аны үз баласы кеби тәрбия кылды.

Шул Әнәс радыйаллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәм исеменнән болай дип сөйли: ”Миңа Борак китерелде. Ул - ишәктән зуррак һәм аттан кечерәк. Күзен кая төшерсә, аягын да шунда куядыр. Мин, шул Боракка атланып Бәйтелмөкаддәскә (Иерусалим) килдем. Моннан соң мәчеткә кереп, анда ике рәкәгать намаз укыдым. Аннан беренче кат күккә мендек. Анда фәрештәләр кыямда торалар. Икенче кат күктә фәрештәләр - рөкугъта. Өченче кат күктә фәрештәләр каумәдә (“самигаллааһү лимән хәмидәһ” дип әйткән вакыттагы рәвешчә). Дүртенче кат күктә фәрештәләр - сәҗдәдә. Бишенче кат күктә фәрештәләр җәлсәдә иде (ике сәҗдә арасында утырып тору). Алтынчы кат күктә фәрештәләр - кагъдәдә. Җиденче кат күктә фәрештәләр сәлам биреп торалар иде. Моннан соң “Сидратүл-Мүнтәһәгә бардык”.

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең бик күп олуг нигъмәтләрен күрде.

“Аллаһы Тәгалә әүвәлгеләрнең һәм ахыргы нәрсәләрнең гыйлемен миңа илһам кылды, телем ачылды, “Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә һәркайсы -Аллаһы Тәгалә өчен”. Бәс, Аллаһы Тәгалә: ”И Пәйгамбәребез, Сиңа Раббыңның сәламе вә рәхмәте, бәрәкәте иңсен”, - дип әйтте. Вә янә мин: ”Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәлеренә булсын”, - дидем. Җәбраил фәрештә вә гайре фәрештәләр, бу сәламнәрдән хәбәрдар булып: ”Чын күңелдән гүаһлык бирәбез ки, бер Аллаһыдан башка һичбер зат иләһ була алмый һәм Аңардан башка һичбер затка гыйбадәт кылу дөрес түгел, Мөхәммәд галәйһиссәләәм - Аның хак пәйгамбәре”, - диделәр.

Моның соңында Аллаһы Сүбхәнә вә Тәгалә: “Йә Хәбибем! Миңа ни бүләк алып килдең? - диде. “Йә Рабби! Ике бүләк алып килдем: берсе - тәгать-гыйбадәт кимчелеге, икенчесе - җәфа вә гөнаһ күплеге”, - дидем. Аллаһы Тәгалә әйтте: ”Тәгать-гыйбадәт кимчелеген шәфәгатеңә багышладым. Шаять, үзең риза булган кадәр гафу кылып, рәхмәт кылырмын”.

Исрафил фәрештә: “Кәффарәт - адәмнәрнең гөнаһларын бетерә торган нәрсә...” - диде. Мин: ”Өч төрле нәрсә гөнаһларны бетерә. Алар: 1) Салкын вакытта, йокы килгәндә камил тәһарәт алу. 2) Җәмәгать намазына барган адымнар. 3) Намаз соңында көтеп утыру, ягъни бер намазны укып тәмамлагач, икенче намаз вакытын көтү” (мәсәлән, икендедән соң ахшам намазын көтү кеби)”, - дидем.

Җәбраил фәрештә әйтте: “Вәл мөнҗият - уттан коткара торган гамәлләр нәрсә ул?” Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйтте: ”Өч төрле нәрсә адәм баласын уттан коткара: 1) Аллаһы Тәгаләдән чын курку белән курку. Кеше барында да, кеше югында да Аллаһы Тәгалә яныбызда торган төсле, бозыклыктан саклану. 2) Бай булсаң да, хәерче булсаң да, үзеңне уртача тоту. Бай булсаң, фәкыйрьләргә, ятимнәргә өлеш чыгару, ятимнең хакларын үтәү; фәкыйрь булсаң, Аллаһы Тәгаләгә риза булып, тиешле гамәлләрне кичектермичә үтәү. 3) Бик ачуың килсә дә, гадәтләре (тәртипле) булу, ачулы хәлдә булсаң да, риза булсаң да, уртача булу, кешене хаксызга җәберләмәү”.

Микаил фәрештә әйтә: “Адәм балаларын дәрәҗәгә күтәрә торган яхшы нәрсәләр - әд-дәрәҗәт нәрсә ул?” Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: 1)Хәлеңнән килсә, мөэмин кардәшләреңә хәләл ризык ашат. 2) Ике арада сәламне фаш кыл, мөэминнәр бер-берсенә дога кылсыннар. 3) Барча адәмнәр йоклаган вакытта, кич торып намаз укы. Бу адәмнең дәрәҗәсен күтәрә”, - дип җавап бирде.

Газраил фәрештә: ”Адәмнәрне һәлак итә торган нәрсә ул?” - диде. Монда да өч төрле нәрсә: 1) Бик каты саран булу. 2) Нәфескә бик каты кадер-хөрмәт күрсәтү. 3) Кешенең исе китү (кара әле, нинди бит мин, дип). Болар адәм баласын һәлак итә торган нәрсәләр”, - диде Пәйгамбәр галәйһиссәләәм.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм әйтә: “Мәккәдән Бәйтелмөкаддәскә барганда шундый кешеләрне күрдек: игенне чәчәләр, уралар, ләкин артларыннан камыл калмый. Иген һаман үсеп тора. Мин Җәбраил галәйһиссәләәмнән: “Бу ни галәмәт?” - дип сорадым. Ул миңа: ”Болар Аллаһы юлында Аллаһының динен дөрес итеп алып барганда тыныч кына тырышучылар. Боларның әҗере 70 өлешкә тия. Болар арасында синең өммәтеңнең дә әҗере бар”, - диде. Ары киттек, тагын бер кавем янында туктадык: таш алалар вә шул ташлар белән башларын изәләр, ләкин ул башлар изелеп кенә бетми, һаман үсеп, яңарып торалар. “Йә Җәбраил? Бу ни галәмәт?” дидем. Җәбраил фәрештә: “Болар - намаздан иренүчеләр”, - диде.

Иң зур сорау - Аллаһы Тәгаләдән туры юлга күндерүне үтенү.

Аллаһы Сүбханә вә Тәгалә Мигражда Пәйгамбәр галәйһиссәләәм өммәтенә 5 вакыт намаз фарыз кылды вә әйтте ки: “Бер вакыт намазга ун вакыт намазның савабын бирермен, өммәтеңнең тәүбәсен кабул иттем, тәгать кылуларын кабул кылырмын. Бер кеше өммәтеңнән бер изгелек эшләгән булып язармын. Әгәр бер кеше явызлык эшләмәк булып эшләмичә калса, аңа һични язылмас. Әгәр эшләсә, бер явызлык язылыр”.

Әбү Бәкер Ситдыйк радыйаллааһү ганһү әйтте: “Пәйгамбәр галәйһиссәләәмнән: “Йә Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм! Аллаһы Тәгалә сиңа Мигъраҗ кичәсендә ни нәрсә вәхи кылды?” – дип сорадым. Пәйгамбәр салләллааһү галәйһи үәсәлләм: ”Аллаһы Тәгалә боерды: ”Әгәр гафу кылуны сөймәсәм, өммәтеңә хисап кылган булыр идем”, - диде. Ләкин өммәтемнән шикаять кылып әйтте: “Мин бәндәләремә киләчәк көн өчен гамәл өстәмимен, алар киләчәк көнгә ризыкны бу көн өстәрләр. Икенчедән, Мин аларның ризыгын башка кешегә бирмәм, болар гамәлләрен башка затка ни өчен бирерләр? Өченчедән, Минем ризыгымны ашыйлар, башкага шөкер кылалар. Дүртенче, Мин аларга кадер-гыйззәт бирермен, алар гайре заттан кадер-гыйззәтен сорарлар. Мин җәһәннәмне-тәмугны кяферләр өчен яралттым, алар, көн-төн иҗтиһад кылып, үзләрен утка аталар”. Соңыннан Пәйгамбәр салләллааһү галәйһи үәсәлләм Мәккәгә кайтты, аның яткан урыны суынып та өлгермәгән иде”.

Пәйгамбәребезнең Мигъраҗ кичәсендә күргәннәре. Хәзрәти Ибн Габбас радыйаллааһү ганһү әйтүе буенча, күккә күтәрелгән кичне Пәйгамбәр салләллааһү галәйһи үәсәлләмне төркемнәр илә бергә булган пәйгамбәрләр янына үткәргәннәр. Кайбер пәйгамбәрләр янында кешеләр күп булган, Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм һәм кайбер башка пәйгамбәрләр янында исә беркем дә булмаган. Шулай бара-бара кеше күп булудан кап-кара булып күренә торган бер зур урын яныннан үтә башлагач, Рәсүл Әкрам салләллааһү галәйһи үәсәлләм: ”Болар кем булырлар?” дип сорагач, “Муса галәйһиссәләәм үз кавеме белән”, - диеп җавап кайтарылган.

“Башыңны күтәреп кара әле!” - дигән әмерне ишеткәч, Пәһгамбәребез башын күтәрсә, ни күрсен: кап-кара булып күренә торган бер ягыннан икенчесенә, мәгърибтән мәшрикъка кадәр халык җыелган. Шул вакытта Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Болары да һәм әле күренми торганнары - синең өммәтең халкыдыр. Аларның җитмеш меңе җәннәткә хисапсыз китәр”, - дип хәбәр иттеләр. Җәннәткә кергәч, алар бернәрсә дә сорамаслар, аларга бернәрсә аңлатып та тормаслар. Башкалар исә: “Без шул җитмеш мең халык арасында булырбыз”, - дип әйтерләр. Кайберләре: “Алар мөселман булып туган балаларыбыз”, - диярләр. Шул вакытта: “Болар - үзләрен ут белән төртеп яндырмаучылар, алар начар иттереп юраучылар түгел, ә Раббыларына гына тәвәккәл кылучылар”, - дип әйтерләр. Шул сүзләрдән соң Гуккәшә исемле сәхабә торып басты да: “Йә Рәсүүлүллааһ! Мин алар арасында булырмынмы?” - дип сорады. “Әйе, син алар арасында”, - дип җавап кайтарды Аллаһның Илчесе. Икенче берәү басты да Рәсүүлүллааһтан нәкъ шулай ук сорады. Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәһи үәсәлләм: “Юк, сине Гуккәшә алдан узды инде”, - дип җавап бирде. “Күккә төнлә күтерелгән сәфәр вакытында бер бик хуш ис аңкып тора торган урыннан үтеп киттек, “Йә Җәбраил! Монда нинди хуш ис бар?” – дип, фәрештәдән сорадым. “Фиргавен кызының чәчен тараучы хатын балалары белән монда торалар. Фиргавен кызының чәчен тараган вакытта кулыннан тарак төшеп киткәч, ул хатын “Бисмилләәһи” дигән сүзләр илә таракны күтәргән. Һәм ул: “Аллаһы - минем атаммы?” дип сорагач, хатын: “Юк. Ул Аллаһы - минем Раббым, синең Раббың да, синең атаңның Раббысыдыр да”, - дип әйткән. “Алай булгач, минем атамнан башка синең әле башка хуҗаң (Раббың) бар икән. Мин атама хәбәр итимме?” - дигән Фиргавен кызы. Чәч тараучы хатын: “Хәбәр ит”, - дигән. Кыз әтисенә хәбәр биргәч, Фиргавен ул хатынны янына чакырган да: “Синең миннән тыш әле башка хуҗаң да бармы?” - дип сораган. “Әйе, Ул югарыда булучы, минем Хуҗам да, синең Хуҗаң да”, - дип җавап кайтаргач, Фиргавеннәң ачуы чыккан. Ул бакырдан койган сыер сынын китерергә кушкан, аның астында ут ягып, яндыра башлаганнар. “Бу хатынны балалары белән эчкә ташлагыз”, - дип, хезмәтчеләренә әмер биргән. Ул хатын Фиргавенгә: ”Сиңа бер үтенечем бар”, - дип мөрәҗәгать иткән. “Тыңлыйм”, - дигән Фиргавен. “Безне яндыргач, сөякләребезне җиргә күмсәгез иде”, - дигән хатын. Фиргавен каршылык белдермәгән һәм шул ук вакытта бу хатынны балалары белән берәм-берәм шул кызган сыер эченә ташлый башлаганнар. Менә шул хатын һәм аның балалары монда булганнан соң бу урын хуш ис белән нык аңкыган”, - дип, Җәбраил фәрештә үземә сөйләп бирде”, - дигән Рәсүл Әгъзам салләллааһү галәйһи үәсәлләм.

Әхмәд вә Әбү Дауд китапларында китерелгән хәзрәти Әнәстән пәйгамбәребез Мүхәммәд әл-Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләмнең бу хәдис-шәрифен тапшырганнар: “Күккә күтәрелгән кичәдә бер кавем яныннан үтеп кителде. Аларның бармак тырнаклары бакырдан иде. Шул тырнаклар белән бит-күкрәкләрен тырнап утыралар иде. “Йә Җәбраил! Болар кем булыр?” - дип әйттем. “Болар - кеше итен ашаучылар, кешеләрнең дәрәҗәсен төшерүчеләр”, - дип, Җәбраил галәйһиссәләәм җавап бирде. Моннан соң иреннәрен кайчылар белән кисеп аткан саен, иреннәре янә үсә торган кавем яныннан үтеп киттек. “Болары кем булды?” - дип сорагач, Җәбраил галәйһиссәләәм: “Өммәтендә вәгазь сөйләүчеләр. Үзләре үтәмичә, башкаларны (шул эшне эшләргә) өндәүчеләр булырлар”, - дип әйтте. Шул ук сәфәр вакытында Рәсүл Әгъзам салләллааһү галәйһи үәсәлләм елга буенча ташлар йотып йөзеп йөргән кешене күргән. Монысы, кемгә булса да вакытлыча акча биреп торып, соңыннан аны арттырып бирүне таләп итүче, риба ашаучы кеше булып чыккан”.

Хәзрәти Соһәйб хәбәр иткәнчә, Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм үзенә Мигъраж кичәсендә өч төрле эчемлекне тәкдим ителүе турында сөйләгән. Бу эчемлек дигәннәре су, хәмер, сөт булган. Мөхәммәд әл-Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм сөтне сайлап алган. Җәбраил галәйһиссәләәм: ”Иманыңны исбатладың, - дигән. - һәр мәхлукат сөт белән тукланыр. Әгәр хәмерне сайлаган булсаң, үзең дә, өммәтең дә саташкан булыр иде һәм тегеләр шикелле булыр идегез”, - дигән. Шул вакытта “тегеләр” дигән сүз белән Җәбраил фәрештә җәһәннәм даласына кулы белән күрсәткән. Ул даладан ут атып-янып күтәрелеп торган. Хәзрәти Бохари, Мөслим вә ибн Җәрирдә китерелгәнчә, хәзрәти Әбү Һүрайра Аллаһның Илчесеннән түбәндәге хәдис-шәрифне тапшырган: “Күккә күтәрелгән төнне Муса галәйһиссәләәм белән очраштым. Аның кыяфәте исә дулкынланган кеше кебек иде. Гайсә галәйһиссәләәмне очраттым. Ул исә кызгылт төсле, нәкъ җир астыннан килеп чыккан шикелле. Ибраһим галәйһиссәләәмне очраттым. Аның балаларыннан (нәселеннән) булганга, аңа мин бик нык охшаган...”

Шулай ук хәзрәти Ибне Габбас радыйаллааһү ганһү сөйләгәнчә, Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм кичке сәфәр вакытында җәннәткә кереп чыккан. Анда бер тавыш ишеткәч: ”Йә Җәбраил! Бу ни аваз?” - дип сораган. Җәбраил галәйһиссәләәм: ”Бу Билал мөэзин”, - дигән. (Сәфәрдән кире кайткач, Рәсүл Әкрам салләллааһү галәйһи үәсәлләм Билалның җәннәткә ирешүен сөйләгән). Моннан соң аның юлында Муса галәйһиссәләәм очраган. “Хуш килдең, уку-язу белмәүче Пәйгамбәр!” - диеп аны сәламләгән. Ул озын буйлы, матур сынлы ир була. Чәчләре колак өстендә. “Йә Җәбраил! Бу кем?” - дип сораган Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм. “Бу - Муса галәйһиссәләәм”, - дигән җавап ишеткән. Бераз үткәч, үзен тагын берәү сәламләгән. “Монысы кем булыр?” - дигән. “Бу Гайсә галәйһиссәләәм”, - дип җавап биргән Җәбраил галәйһиссәләәм. Мүхәммәд галәйһиссәләәм, тагын бераз үткәч, зур мәһабәт шәех (картрак кеше) очратып, сәлам биргәч: “Монысы кем булыр?” - дигән. “Бу - атаң Ибраһим галәйһиссәләәм”, - дигән ул. “Утка күз сал!” - дигән әмер булгач, утта үләксә ашап утыручы кавемне күргән. “Йә Җәбраил! Болар кем булырлар?” – дип сораган. “Болар - кеше ите ашаучылар”, - дигән җавап булган. Берәү кызгылт-зәңгәрсу төсле була. “Бу кеше дөньяга хирысланган иде”, - дип, Җәбраил фәрештә аңлаткан. Мәсҗидел Әкъса тарафына килеп, намаз укып тәмамлагач, ни күрсен: Мүхәммәд әл-Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм артында аңа оеп укыган пәйгамбәрләр басып торалар икән. Моннан соң уң һәм сул якларда басып торалар икән. Шуннан соң ике савыт китергәннәр. Берсендә - сөт, икенчесендә бал булган. Сөтне сайлап эчкәч, сөтле савытны күтәрүче: “Иманың исбатладың”, - дигән.

Әбү Әййуб әл-Әнсари сөйләгәнчә, ул Рәсүүлүллааһның болай дип әйткәнен ишеткән. ”Төнге сәфәр вакытында Аллаһның якын дустын - Ибраһим галәйһиссәләәмне күрдем. “Йә Җәбраил! Синең яныңда кем ул?” – дип сораганнар. “Бу Мөхәммәд”, - дигән җавап булган. Ибраһим галәйһиссәләәм үземә сәлам бирде. “Йә Мөхәммәд! Өммәтеңә хәбәр ирештер! Җәннәттәге агачларын күбәйтсеннәр. Җәннәтнең балчыгы бик муллыклы, җире - киң”, -диелгән. “Җәннәт агачлары ни димәк? - дип сорагач, Ибраһим галәйһиссәләәм: “Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһ”, - диде”.

Икенче бер риваятьтә мондый сүзләр дә бар: “Җәннәтнең балчыгы мул, суы тәмле, су үзәннәре бар”. Һәм дә хәзрәти Гали әйтүенчә, нәкъ шул Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи үәсәлләм азан өйрәнде һәм намаз фарыз ителде.

Хәзрәти Әс-Сүдидән тапшырылган хәбәргә карата, Аллаһның Илчесе үзенең төнге сәфәре һәм күргән кәрваны турында кавеменә сөйләп биргәч, кавеме: “Кәрван ни заман килеп җитәчәк?” – дип сорады. Рәсүл Әкрам салләллааһү галәйһи үәсәлләм: ”Чәршәмбе көнне”, - дип җавап бирде. Бу көн килеп җиткәч, корәешләр көне буена кәрван килгәнне көтеп утырдылар. Көн ахыры килеп җитәргә бераз вакыт калгач, Аллаһның Илчесе Раббүл-Гыйззәгә, кояш баемыйча торсын иде, дип ялварып дога кылды. Кәрван кояш батканчы килеп җитте.

Инде шушы киләсе Мигъраҗ кичәсен безгә көндез ураза тотып, төннәрен нәфел намазларын укып, Аллаһтан һидәят, иман, тәкъвалык, тынычлык, иминлекне сорап үткәрергә насыйп итсен! Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе