Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 28 нче мартта унынчы яртыда (09.30) Татар мәдәнияте үзәгендә башлана. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт.