Арчада мөнәҗәтләр бәйгесе йөздән артык талантны җыйды

Арчада “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” бәйгесе узды. “Шәрык” мәчетенең зур залында Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче һәм башка районнарыннан йөздән артык конкурсант җыелды. Иң яшь катнашучыга – 25 яшь, ә иң өлкәненә – 85 яшь иде. Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елына, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

БӘЙЛЕ
2020 Фев 05

Арчада “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” бәйгесе узды. “Шәрык” мәчетенең зур залында Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче һәм башка районнарыннан йөздән артык конкурсант җыелды. Иң яшь катнашучыга – 25 яшь, ә иң өлкәненә 85 яшь иде. Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елына, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, абыстай Сәидә ханым Аппакова, Арча шәһәре сәнгать мәктәбе мөдире Гөлнара Сабирова, Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Әлмира Гатауллина һәм Арча районы Мөслимәләр берлеге рәисе Рая ханым Фәтхуллина керде.

Әлеге чара гадәттәгечә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзләре белән Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Алга таба катнашучылар дүрт номинациядә мөнәҗәтләр әйтергә кереште, алар гаилә, ана һәм бала мөнәсәбәте, туган ил, дини эчтәлектәге мөнәҗәтләр, яшәү һәм үлем темаларына карый иде.

Конкурска йомгак ясаганнан соң, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге чара күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе