23 апрельдә, кояш бату белән, Изге Рамазан ае керә

Иртәгә, кояш бату белән, Изге Рамазан ае керә. 24 апрельдә ураза тота башлыйбыз. Беренче тәравих намазы - 23 апрельдә (бары тик өйләрдә укыла). Уразаның соңгы көне 23 майга туры килә. 24 майда – Гает көне.

БӘЙЛЕ
2020 Апр 22

Иртәгә, кояш бату белән, Изге Рамазан ае керә. 24 апрельдә ураза тота башлыйбыз. Беренче тәравих намазы - 23 апрельдә (бары тик өйләрдә укыла). Уразаның соңгы көне 23 майга туры килә. 24 майда – Гает көне.

Быел Татарстанның Голәмәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкәт әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Дин әһелләре зәкәт түләү өчен нисабны 280 000 сум күләмендә (зәкәт түли башлар өчен сумма) дип билгеләде (алтын буенча). Бер ел кулланылмый торган 280 мең сум акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми.

Моннан тыш, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ураза тота алмаган һәм аны, башка вакытта да каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә.

Быел Ураза гаете 24 майда билгеләп үтеләчәк. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы, кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр.

Гаилә башлыгы үзе һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе