Журналист Хатыйп Гәрәй “Ярдәм” фондының ордены белән бүләкләнде

Татар-ислам (tatar-islam.com) мәгълүмати агентлыгы мөхәррире Хатыйп Гәрәй үзенең 60 яшьлек юбилеен...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 21

Татар-ислам (tatar-islam.com) мәгълүмати агентлыгы мөхәррире Хатыйп Гәрәй үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган көннәрдә “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды ордены белән бүләкләнде. Ул моңа ислам журналистикасына һәм татар халкының дини-милли кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше нәтиҗәсендә иреште.

Юбилярга орденны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. Хатыйп Гәрәйгә шулай ук “Ярдәм” фондының “Рәхмәт хаты” да тапшырылды.

Хатыйп Гәрәй Әтнә районындагы Дусым авылында 1954 елның 15 апрелендә Муллахаҗи һәм Өммегөлсем гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында, сигезьеллык белемне 3 чакрымдагы Күәм авылында алгач, урта мәктәпне Әтнәдә тәмамлый. Аннары ул 1971-1976 елларда Казан дәүләт университетында югары белем ала. Татарстанның Чирмешән районындагы газетада, соңрак “Татарстан” радиосында эшләгәч, ул башкаладагы “Шәһри Казан” газетасына эшкә килә. Биредә нәтиҗәле хезмәт куеп, ул баш мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелә. Аннан соңгы язмышы аның “Сөләйман” һәм “Ярдәм” мәчетләре белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул “Ислам инфо” газетасы мөхәрриренә әйләнә. Газета чыгудан туктагач, ул tatar-islam.com агентлыгы мөхәррире дәрәҗәсенә күтәрелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе