XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында, “Ак чәчәкләр” фильмы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

Бүген XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 6 нчы көне. Иртәгә исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында фестивальнең ябылу тантанасы булачак.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 10

Бүген XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 6 нчы көне. Иртәгә исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында фестивальнең ябылу тантанасы булачак.

Бүген сәгать 12.00 дә “Родина” кинотеатрында журналистлар белән түгәрәк өстәл уздыру ниятләнә, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казакъстаннан килгәннәр дә катнашыр дип көтелә.

13.30 да “Родина” кинотеатрында урнашкан матбугат үзәгендә тулы метражлы уен фильмнары режиссерлары белән матбугат конференциясе уздырылачак. Анда “Лицо в пепле” фильмы режиссеры, Ирактан килгән Шахаван Идрес, Кыргызстан Республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы каршындагы Кинематография департаменты директоры Мукталы Биктеналиев, “Без границ” фильмы продюсеры, Ираннан килгән Моджтаба Амини, “Колодец” фильмы режиссеры, Үзбәкстаннан килгән Мансур Васати катнашачак.

Сәгать 15.30 да шул ук кинотеатр экранында Ренат Әюпов төшергән “Ак чәчәкләр” фильмы тәкъдим ителә. Сәгать 19.00 дә исә Ренат Әюпов, “Яңа гасыр” ТРКсы генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова, актер Әзһәр Шакиров, “Ак чәчәкләр” романы авторы Габдрахман Әпсәләмов гаиләсе вәкиле − Альбина Әпсәләмова катнашында матбугат конференциясен уздыру ниятләнә.

“Мир” кинотеатрында сәгать 16.00 дә кино белгече, психолог, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Антон Шутов, “Время и кино” белем бирү форумы кысаларында, мастер-класс уздырачак. Ул “Кинематограф: тамашачыга психологик йогынты ясау” темасына багышлана.

17.00 дә “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан “Киномакс” кинотеатрында “Вкус Америки” фильмын тәкъдим итү чарасы була. Презентациядә актер Семен Стругачевның да катнашуы көтелә, диелә оештыручылар хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе