
"Украинада төрле имеш-мимешләр таралуына карамастан, мин исән, әмма үземне яхшы хис итәм дип әйтә алмыйм. Украинада барган хәлләргә битараф карый алмыйм. Илдә ниндидер хөкүмәт дигән пәрдә артында ультрамилләтчеләр һәм неофашистлар бандасы хәрәкәт итә. Алар Президент вазифасына да ия булмакчы”,-дигән Янукович.
Аның сүзләренчә, бу кешеләр җирле үзидарә органнарын көч белән тартып алалар, каланың иминлек хезмәте җитәкчеләрен эштән азат кылалар. Шәһәр маска кигән кешеләр тарафыннан саклана, биредә Украина гражданнарына карата мәсхәрә кылулар киңрәк җәелә бара.
Шулай ук Януковичның белдерүенчә, Украинада хакимияткә килгән кешеләр армияне Бандера флагы астына куймакчы булалар һәм алар милли оешма вәкилләре катнашында гражданнар сугышы ачарга телиләр.
Янукович белән матбугат конференциясенә редакция таныклыгына карап кына, иминлек хезмәткәрләре тикшергәч кенә керткәннәр.
Янукович рәсми рәвештә белдерүләр ясагач, шунда ук залдан чыгып киткән. Аңа сорау бирергә теләгән журналистлар артыннан кычкырып калган.
"Татар-информ”нан алып тәрҗемә ителде