Бу көннәрдә генә Рөстәм Вәлиуллин Оренбург судына ислам китапларын тыю карарына каршы апелляцион жалоба биргән. Адвокат Алтайга да мөселманнарны якларга барган була. Шулай да Алтай мөфтие Жанболат Охтаубаев Вәлиуллин үзе суда батып үлгән дигән фикердә тора. Аның фикеренчә, адвокатны беркем дә үтермәгән.
Мөфти криминал эзләми
- Кош-Агач районы активистлары Рөстәм Вәлиуллинны Барнаулда каршы алып, Горно-Алтайскига алып килгәннәр. Алтайда көннәр кызу тора иде. Аңа елганың каты агуын, бик эчкә йөзеп керергә ярамаганлыкны аңлатканнар. Ләкин ул эчкә кереп киткән. Шуннан соң туристлар аның тавышын ишеткән һәм ул су астына төшеп югалган-, дип белдергән Алтай мөфтие. Шуңа күрә ул Вәлиуллин үлемендә криминал эзләмәскә чакыра.
"Вәлиуллинны үтергәннәр"
Ә менә урыс мөселманнары оешмасы башлыгы Харун Сидоров Рөстәм Вәлиуллин суда батып үлде дип, кеше алдамаска чакыра. “Запрет всей основной исламской литературы и политическое убийство мусульманского правозащитника №1 в лучших и подлых традициях этой конторы обставленное под несчастный случай - наглядное подтверждение тому, что "все идет по плану", ди Сидоров.
Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов, Милли мәҗлес җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова да Рөстәм Вәлиуллинның кинәт кенә суда батып үлүенә шикләнүләрен белдерә. №Ул бик күп авырлыклар да күрде. Аны кыйнадылар да, куркыттылар да. Ни генә булмасын, ул соңгы көненә, соңгы минутына кадәр дөреслек өчен көрәште", дигән Кашапов Азатлыкка.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!