Уфада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булып үтте

Уфада күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин тууның 80 еллыгы билгеләп үтелде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 23

Уфада күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин тууның 80 еллыгы билгеләп үтелде. Анда Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, аның турында хатирәләр сөйләнде.

Чара 20 октябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узды. Анда Башкортстан һәм Татарстан театрлары катнашты. Атап әйткәндә, бина хуҗаларыннан тыш, Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия драма һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры, Уфа “Нур” татар драма, Мостай Кәрим исемендәге Уфа яшьләр, Стәрлетамак һәм Салават башкорт драма театрлары катнашты.

Анда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов үзенең 1972 елда театрда эшли башлавын, 1976 елда Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”ында уйнавын искә төшерде. Тамашада ул 27 яшьлек егетне, Нурия Ирсаева 25 яшьлек кызны уйнаган булган. Юбилей кичәсендә алар икәүләп әлеге спектакльдән өзек күрсәттеләр.

Чарада Туфан Миңнуллинның хатыны Нәҗибә Ихсанова һәм кызы Әлфия Юнысова да катнашты һәм чыгыш ясады. Алар юбилей чараларының күп кенә төбәкләрдә узуы, Мәскәүдән соң Уфага килеп җитүен әйтеп, чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәт белдерделәр, Туфан Миңнуллинның Башкортстанны, Уфаны яратуын телгә алып, кайбер истәлекләр белән бүлештеләр.

Чарада күренекле артист Гөлли Мөбәрәкова да чыгыш ясап, ире Рафаэль Сафин исән чакта бик еш аралашуларын, Туфан Миңнуллиның айлар буе Уфада яшәп китүен сөйләде.

Тамашаны Камал һәм Гафури театрлары артистлары татар һәм башкорт телләрендә алып барды. Юбилей чарасы түләүле узды. Тамашада бер генә язучы, драматург та чыгыш ясамады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе