Уфада тәүге тапкыр "Татар егете" бәйгесе булып узды

11 мартта Уфаның "Авангард" мәдәният сараенда татар егетләре бәйгесе узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 14

11 мартта Уфаның "Авангард" мәдәният сараенда татар егетләре бәйгесе узды. Чарада биш егет сынау тотты. "Татар егете" исеме Нәфис Нигъмаевка бирелде.

Чарада катнашучы биш егетнең дүртесе – югары уку йортларында укучылар. Атап әйткәндә, Башкортстан дәүләт һәм педагогия университеты, авиация-техник һәм медицина университеты студентлары. Бер егет Башкортстан педагогия университеты каршындагы көллият студенты. Егетләр бәйгегә кадәр сайлап алу сынавын узган. Анда алар диктант язып, татар телен никадәр белүләрен күрсәткән һәм спорт күнекмәләре буенча ярышкан. Финал ярышында егетләр дүрт сынау узды. Иң башта алар үзләре белән таныштырды, туган яклары, гаиләләре турында сөйләде. Аннан соң сәнгатьле уку ярышында сүз осталыкларын күрсәтте.

Уфаның 84 нче санлы татар гимназиясен тәмамлап, Уфа авиация университетында укучы Вадим Баһаветдинов Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сөйләде. Тик шигырьнең исемен “Дөнья мине үзгәртте” дип, ә әсәрнең авторы дип Һади Такташны атады һәм сәхнәдәге пәрдәдә Һади Такташның рәсеме күрсәтелде.

Өченче сынауда егетләр зирәклеккә имтихан тотты. Бу ярышта алар бәяләмә әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Аларга: “Чын татар егете нинди булырга тиеш? Чын татар кызы нинди булырга тиеш дип исәплисез? Шәһәрдә яшәр идегезме, яки авылдамы? Башка милләт кызына өйләнер идегезме?” дигән сораулар бирделәр. Егетләр эчмәгән, тартмаган, инсафлы татар кызларына өстенлек бирүләрен әйттеләр. Бер генә егет – Башкортстан медицина университетында укучы Алмас Шакирҗанов кына, кызларның милләтенә карамый, йөрәк кушуы буенча өйләнер идем, дип җавап бирде.

Соңгы сынау иҗади бәйге булды. Анда егетләр музыка коралларында уйнау, җырлау, бию осталыкларын күрсәтте.

Чара ахырында бәяләмә әгъзалары нәтиҗәләрне белдерде. Һәр биш егет тә төрле номинацияләрдә җиңүче, дип игълан ителде. “Зыялы егет” исеменә медицина университеты студенты Алмас Шакирҗанов, “Замана егете” исеменә авиация-техник университеты студенты Вадим Баһаветдинов, “Зирәк егет” исеменә педагогия университеты талибы Ример Насретдинов, “Иң сәләтле егет” номинациясендә Башкортстан дәүләт университетыннан Азамат Габдуллин, “Иң уңган егет” дип педагогия университеты каршындагы көллият студенты Нәфис Нигъмаев лаек булды. “Татар егете” исеме дә Нәфис Нигъмаевка бирелде.

Бәяләмә төркеме рәисе – Казан кунагы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин чарага зур бәя бирде, оештыручыларга рәхмәт әйтте, бәйгене ел да уздырып, традициягә керсен, иде дигән өмет белдерде.

Бәйге сәнгать әһелләренең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Чараның сценарие буенча, егетләрне Шүрәле ярыштырды.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе