Туфан Миңнуллин исемендәге бүләк 1 июньдә - "Әтрәс укулары"нда тапшырыла

Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге бүләкне гамәлгә кую...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 09
Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге бүләкне гамәлгә кую ниятләнә. "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә узган "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар шундый фикер белдерде.


Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, эшмәкәрләр Булат Сибгатуллин, Рафаэль Юнысов, Данил Җиһаншин, Рафаэль Нигъмәтҗанов, Әтрәс авылы мәктәбе укытучысы Мөнир Вәлиев, мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин катнашты.

Премия Тәтеш районында узачак "Әтрәс укулары"нда тапшырылачак. Танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин фикере буенча үткәрелә торган чара быел икенче тапкыр, әмма идея авторы катнашыннан башка уздырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фәрит Мифтахов белдергәнчә, Туфан Миңнуллинның татар халкы тормышында роле зур булды. "Ул Дәүләт Советында татар халкы, милли проблемалар буенча фикерләрен әйтеп килде. Хәзер аның эшен дәвам итәргә кирәк",- диде Мифтахов.

"Түгәрәк өстәл"дә 2013 елның 1 июнендә узачак Әтрәс укуларын үткәрү тәртибе буенча фикер алыштылар.

Чыганак: "Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе