Аш мәҗлесендә кунаклардан Казан мөхтәсибәте президиумы әгъзалары Алан Панарин, Илдар Баязитов һәм "Ярдәм” фондының совет әгъзасы Хәбибрахман Миңнуллин катнашты.
80 кешегә исәпләп оештырылган мәҗлестә катнашучыларның күпчелеген балалар тәшкил итте. Бу мәҗлестә аш-су да, балаларга бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде.
"Три кита”ның җитәкчесе Раил Галимҗан улы мәҗлес барганда чыгыш ясап: "Моннан берничә ел элек мин очраклы рәвештә "Сөләйман” мәчетенә килеп эләктем һәм бүгенге көндә моңа бик шатмын. Бу мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитов мине юмарт һәм кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтә. Гадәттә, без тулысынча эшкә чумабыз да, тирәбездә ярдәмгә мохтаҗларның барлыгын истән чыгарабыз. Ә Илдар хәзрәт безгә бу хакта онытырга ирек бирми. "Ярдәм” фонды безгә күбрәк мөрәҗәгать итсен иде”,-диде.
Хәйрия мәҗлесе вакытында берсеннән берсе тәмле тәгамнәрне татулар күңел ачулар белән бергә үрелеп барды. Мәсәлән, Сабур Хәйретдинов балаларга табышмаклар әйтеп, бәйге оештырды, аларның гыйлем дәрәҗәсен тикшерде. Анда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Хәер, бу көнне балаларның берсе дә бүләксез калмады. Аларның йөзеннән елмаю китмәде.
Танылган гармунчы Ренат Вәлиев исә төрле уен коралларында кешеләрнең күңелен ачты. Руслан Баһадур татар, үзбәк, рус, итальян телләрендә җырлар башкарды. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рамил Миңнегалиевнең чыгышы шулай ук күпләрнең күңеленә хуш килде.
"Тәртипләрендә тайпылыш булган балаларны социаль яктан тернәкләндерү үзәге” әһелләре ятим балаларга хәйрия ашы үткәргән өчен "Рәйхан” кафесы директоры Айнур Әхмәтшинга бу көнне "Рәхмәт хаты” тапшырды. "Рәйхан” ашханәсендә "Без сезнең тормышыгызның яхшыруын телибез” дигән бик мәгънәле сүзләр язылган. Әмма алар бары тик рус телендә генә башкарылган. Әгәр мондый кәлимәләр татарча да язылса, кафеның үзенә дә файдасы зур булыр иде.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык