Мәчетне Сәфәргалиевлар гаиләсе төзегән. Аларның авылга бернинди мөнәсәбәте юк. Улларының дусты Илдар тумышы белән әлеге урыннардан икән, ул мәчетнең кирәклеге турында әйткән булган. Рәсми рәвештә ачылган мәчеттә өйлә намазын укылды. Аны ТР мөфтие урынбасары Нияз Сабиров уздырды.
Тантанада республика парламенты исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте баш казые Җәлил Фазлыев чыгыш ясады. Җирле халык ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншиннан мәчет өчен имам табуны сорадылар.
Әлегә мулла вазыйфасын пенсионер Хәбир Вәлитов башкара. Даими имам билгеләнгәч, мәчеткә исем бирәчәкләр. Сөйләшүләр буенча, аны Мөхәммәддин дип атарга булганнар.