Татарстанга Төркиядән Коръәнхафизлар килде

Кичә төнлә Казанга Төркиядән 38 Коръәнхафиз килде.

БӘЙЛЕ
2013 Июл 11
Кичә төнлә Казанга Төркиядән 38 Коръәнхафиз килде. Аларның максаты – изге Рамазан аенда мәчетләребездә үткәрелүче чараларда катнашу.

Коръәнне яттан белүчеләрне "Казан” Халыкара аэропортында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршылады. Ул кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Рамазан аен Россиядә уздырырга карар кылганнары өчен олуг рәхмәтләрен ирештерде.
Аэропортта вакытта ук Коръәнхафизларны нинди мәчетләргә җибәрү мәсьәләсе хәл ителде. Аларның 32се Татарстанда кала, 6сы Мари Иленә, Чувашиягә һәм Ульян өлкәсенә китә. Алар Рамазан ае дәвамында район мәчетләре каршында хезмәт куячак, тәравих намазларын үткәрәчәк һәм мөселманнарны дөрес итеп Коръән укырга өйрәтәчәк.

Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: төрек кардәшләрнең Татарстанга килүе республикабыз Диния нәзарәте җитәкчелегенең Төркиядәге Дин эшләре һәм вакыф министрына мөрәҗәгать иткәч мөмкин булды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе