Татарстанда, Корбан гаете уңаеннан, төп бәйрәм чарасы "Кол Шәриф" мәчетендә булып узды

Кичә Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете чаралары үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 25

Кичә Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете чаралары үткәрелде.

Кичә иртән Казан Кремлендәге "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм вәгазе сөйләп һәм гает намазы укылды. Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасын, республикабыз мөселманнары да күзәтә алсын өчен, туры эфирда күрсәтте.

Казанның һәм республиканың иң зур мәчете төп бәйрәм чарасында катнашырга теләүчеләрне сыйдыра алмады, шуңа күрә мөселманнар Казан Кремлендә мәчет каршындагы мәйданга да җыелды. Бәйрәм намазына килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм чарасында мөселманнарны котлады һәм Корбан бәйрәме чыганаклары турында сөйләде.

Татарстан мөфтие, ислам кануннары буенча корбан ителгән терлек ите өч өлешкә бүленергә тиешлеген искәртте. Бер өлеше фәкыйрь һәм аз керемлеләргә, икенче өлеше кунаклар сыйлау өчен, бары тик өченче өлеше генә хуҗага кала. Әмма күп кенә мөселманнар корбан ителгән терлек итен тулысынча өләшә, дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие бәйрәм вәгазендә, бәйрәмнең мәгънәсе корбан чалу гына түгел, ә бу йола аша "Аллаһка якынаю" да, диде. Мөселманнар фәкыйрьләрне ашатырга, ятимнәр турында кайгыртырга, ярдәмгә мохтаҗлар белән күңел җылысын уртаклашырга тиеш, дип искәртте республика мөфтие.

Соңыннан "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы укылды.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә, “Ярдәм” фондының “Гаилә җылысы” инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, кичә "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздырды.

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "Нур" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.

Әгәр зуррак сумманы җибәрергә теләсәгез, "Нур" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз. Шул рәвешле, 7715 номерына "Нур" сүзе белән SMS яки "Нур" буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк.

Искәртеп үтәбез: 2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районының Иске Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде. 2015 ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәккә махсус җайлаштырылган микроавтобус бүләк итте.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе