Комиссия составына мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Президенты аппараты вәкилләре һәм нәзарәтнең төрле бүлек белгечләре керде.
Утырыш барышында Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Лаеш, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кукмара районнары авылларында дини эшчәнлек алып баручы кырыктан артык имамның гаризалары каралды. Аларның һәркайсын комиссиягә район имам-мөхтәсибе тәкъдим итте, аннары яшь имамнар үзләре белән таныштырды, авыл мәхәлләсе тормышы хакында сөйләде, хисап тотты.
Белгәнебезчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие булып сайлангач, республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтү максатыннан, 180 мең сум күләмендә грантлар бирелә башлады. Грант алу өчен нәзарәткә мөрәҗәгать иткән һәр имамның эшчәнлеге комиссия тарафыннан тикшерелә, барлана, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Чыганак: "Татар-информ"