Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең милләт аналарына юллаган котлавы.

Мөселман хатын-кызлары берлеге – хатын-кызларның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан Казанда “Милләт аналары” форумы узганлыгы турында без хәбәр иткән идек инде.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 10

Мөселман хатын-кызлары берлеге – хатын-кызларның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан Казанда “Милләт аналары” форумы узганлыгы турында без хәбәр иткән идек инде. Форумда Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев ясаган чыгыштан бер өзекне тәкъдим итәбез.
Кадерле абыстайлар, мөгаллимәләр !
            Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбәрә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өченбары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була. Аннары балалар бакчасында-тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар ярдәме белән сөйләм теле көннән-көн байый, язу теле шомара, камилләшә бара. Ә калганы инде сезнең үзегездән тора.
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.
            Татар теле-бик борынгы тел, аның тарихы мең еллар белән исәпләнә. Безнең әби-бабаларыбыз аны гасырдан-гасырга шомарта-шомарта, камилләштерә-камилләштерә бүгенге көнгә кадәр саклап, сезнең буынга тапшырган. Бу-үткән буыннарның сезгә изге амәнәте, васыяте. Сез дә аны исән-сау килеш киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бүгенге яшь буын нинди булса, татар милләтенең киләчәге дә шундый булачак. Ә теләсә кайсы милләт туган телдә сөйләшкәндә, укыганда һәм язганда гына көчле һәм мәгърифәтле милләт булып яши ала! Кыскасы, татар теленең, татар халкының киләчәге сезнең кулларда, кадерле дусларым! Шагыйрьнең милләт аналарына бүләк шигыре :
                 Дисбе.
Орчык тартып әби җеп эрләде,
Эрли-эрли җырын җырлады:
“Йон бәйләгән кабам кояш кебек,
Орчык җебем – кояш нурлары”...
Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың...
Минем әткәй _ синең шахтер улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме,
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.
Шул дисбеңне тартып ялваргансың
Нык булсын дип,шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең...
Әле дә тибә аның йөрәге.
Сугыш килгән.Шул дисбеңне тартып
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.
Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
...Ул кадәр үк “көфер” түгел лә.
Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам...
Мич елый да елый,әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.
Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә...
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.
Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер “җилкуар”шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.
Дисбең исән...Күрсәң иде, әби,
Дөнья хәзер ничек үзгәргән...
Ә мин һаман тугърылыклы сиңа:
Дисбе тезәм, әби, сүзләрдән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе