
19 майда, Татарстан Матбугат көнендә танылган педагог һәм галим, Казан университетындагы журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасы була.
Чара 11 сәгатьтә Чистай урамы, 4нче йорт янында уза ("Кәҗә бистәсе" метро станциясе) - Флорид Имамәхмәт улы нәкъ менә шул йортта яшәде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына КФУның журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбендә.
Флорид Әгъзамов - танылган педагог һәм галим. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. Ул 30 елдан артык кафедра, бүлек белән җитәкчелек итте, факультетны оештырды һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр университетта эшләде. Ул күп буын журналистларның остазы булды дип хәбәр итте "Татар-информ".